Бүген көндез Саба районы, Эзмә авылында янгын чыккан. Бәхеткә, янгында беркем дә зыян күрмәгән.
Айдар һәм Саяра Нурисламовларның йортлары хәзер торырлык хәлдә түгел, сарайлары янды, мал-туарларын чыгарып өлгергәннәр, ләкин йортлары торырлык түгел, дип хәбәр итә шаһитлар.
Авылдашлары сүзләренчә, әле күптән түгел шушы урамда йорт аша гына янгын булган.