Татарстан урманнарында 21 августка кадәр янгын куркынычы саклана

Галәмнән дә, җирдән дә, телефоннан да. Татарстанда янгыннарны булдырмау, булганнарын тиз арада юк итү өчен, күзәтүнең нинди генә төрләрен кулланмыйлар. Кизү көчле булгангамы, чикләүләр тәэсиреме, республикада әлегә урман яну очраклары теркәлмәгән.

Статистикага күз салсаң, 16 августка булган мәгълүмат буенча Идел буе федераль округында 394 урман янгыны һәм табигый янгын очрагы теркәлгән. Барлыгы 1,7 мең гектар мәйданны ялкын камап алган. Бигрәк тә Пермь крае (257 га мәйданга 82 очрак), Түбән Новгород (388 га мәйданга 64 очрак), Башкортстан (294 га мәйданга 46 очрак), Оренбург (498 га мәйданга 42 очрак), Киров өлкәләрендә (103 га мәйданга 42 очрак) янгыннар күп булган.

Татарстанда, янгын куркынычы зур булу сәбәпле, 8 июльдән урманнарга керү тыелды. Тыюны әлегә бетерергә җыенмыйлар. Чикләүгә эләккән урманнар исемлеген дә арттырганнар. 21 августка кадәр республикада дүртенче дәрәҗә янгын куркынычы саклана. Зәй, Әлмәт, Апас, Кайбыч районнарында – бишенче дәрәҗәдәгесе.

Татарстан урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров сүзләренчә, республикада урман януның бер очрагы да теркәлмәгән. Алга таба да шулай булыр дигән өметтә тармак башлыгы.

– 16 августка караган мәгълүмат буенча, ел башыннан 407 термик нокта һәм урман фонды белән чиктәш территорияләрдә янгын чыгу очрагы теркәлде. Янгыннарның гомуми мәйданы  – 8,6 гектар, – дип искәртте Равил Кузюров.

Урмандагы кагыйдәләрне санга сукмаучылар өчен матди җәза да катгый.  Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган өчен штраф күләмен күпкә арттырдылар. Әйтик, гади кешеләр өчен штраф күләме моңарчы 1500 сум булса, хәзер бу сумма, ун тапкыр артып, 15–30 меңгә кадәр җитте. Вазыйфаи затларга 30 меңнән 50 мең сумга кадәр штраф каралган (элек 10 000 – 20000 сум иде). Юридик затларга штраф күләме – 100 мең сумнан 400 мең сумга кадәр.

Янгын куркынычсызлыгына бәйле гадәттән тыш режим шартларында бу штраф күләменең бермә-бер артканын да онытмаска кирәк. 40 меңнән башлап миллион сумга кадәр акчаны югалтырга теләмәсәгез, җиде кат уйларга киңәш ителә.

Кагыйдәләрне бозучылар да табылган инде. Ел башыннан 120 мең сум күләмдә штраф салып өлгергәннәр.

– Инспекторлар административ хокук бозуга бәйле дүрт беркетмә төзеде. Административ җәзага тарту турында 12 карар чыгарылды, алар арасында 10 штраф һәм ике кисәтү бар, – диде Равил Кузюров. – Шунысын да искә төшереп үтәсе килә: ылыслы яшь үсентеләрдә, торфлы мәйданнарда, агач калдыкларыннан чистартылмаган җирләрдә, коры урыннарда ачык ут куллану тыела; шырпы, тәмәке төпчекләре, пыяла ыргытырга; май яки бензин, керосин һәм башка төрле янучан матдәләр ташлап калдырырга ярамый; урманнарны чүпләү рөхсәт ителми.

Равил Кузюров әйтүенчә, махсус рәвештә урманнарга ут төртеп, зыян салучыларны җинаять җаваплылыгына тартырга мөмкиннәр. Моның өчен Россия Җинаять кодексының 261 нче маддәсе бар. Хәер, республикада мондый хокук бозучылар юк әле.

Министр сүзләренчә, урманнардагы куркынычсызлыкны янгын сүндерү станцияләре тәэмин итә. Гадәттән тыш хәл була калса, өстәмә рәвештә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының баш идарәсеннән 1 меңләп кеше һәм 368 берәмлек төрле техниканы җәлеп итү мөмкинлеге бар. Моннан тыш башка тармак һәм юридик оешмалардан 1794 кеше һәм 588 берәмлек техника кулланырга була.

Аңлашылганча, урманчыларга коткаручылар да ярдәмгә килә. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсе башлыгы Рафис Хәбибуллин әйтүенчә, янгын чыгу куркынычы торган сезонда тармак вәкилләре бергәләп эш итә.

Янгыннарны булдырмый калуда замана мөмкинлекләре дә ярдәм итә икән. Үрнәк буларак «Термик нокталар» мобиль кушымтасын атады Рафис Хәбибуллин.

– Бу хезмәт безгә бик булыша. Хәзерге көндә бу кушымтага 2537 кулланучы керә ала. Болар – барлык район, авыл башлыклары, урман хуҗалыгы, авыл хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре, шул исәптән Татарстан Президенты да, – дип аңлатты идарә җитәкчесе. – Кушымта аша янгынга сәбәпче булган урыннарны чын вакыт аралыгында күзәтергә мөмкин. Бу инде безгә урынны тиз арада ачыклап, хәвеф-хәтәрне булдырмый калырга ярдәм итә. 2021 елда шушы кушымта аша 845 термик очрак теркәлде. Шуларның 789ы расланды. Быел исә 328 очрак теркәлде, 199ын расладык.

Сүз уңаеннан, Татарстандагы янгынга бәйле вазгыятьне җирдән генә түгел,  галәм, авиация чараларын кулланып та күзәтәләр. Әйтик, барлыгы 203 сәгатьлек 36 авиапатруль оештырылган. Диспетчерлар тәүлек әйләнәсе эшли. Күзәтү – бер нәрсә, халыкка аңлату эшләре дә алып барыла. Кыскасы, урман дигән байлыкны саклауның уртак хезмәт икәнлеге шуннан аңлашыла да инде.

Бу елның языннан башлап Татарстанда үлән һәм чүп-чар януның 800 очрагы теркәлгән. Янгынның гомуми мәйданы 16,4 гектарны тәшкил иткән.

Янгыннар саны:

Казан – 131;

Чаллы – 82;

Түбән Кама районы – 68;

Әлмәт районы – 65;

Алабуга районы – 62;

Тукай районы – 51.

Коры үлән яндыруга бәйле 71 кеше административ җаваплылыкка тартылган. Аларга салынган штраф суммасы 203 мең сум тәшкил иткән.

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү