«Сәер»ләр авылында яшәүчеләр: «Монда кайтып җан рәхәте таптык»

 Биредә һәркем үзе теләгәнчә яши. Сиңа кисәтү ясаучылар да, нидер өйрәтүчеләр дә юк. Мондагылар үз-үзләре белән гармониядә. Кама Тамагының Антоновка авылына ераклардан күченеп килгән гаиләләр белән очрашкач, миндә әнә шундый уйлар туды. Баштарак аларны сәерләр дип атаганнар. Ә кемнәр сәеррәк икән, безме, алармы? Дөнья куудан туктап, табигатьне яратып, басуда үскән кыргый чәчәкләрдән матурлык күреп, җир йөзенә файда китерәм дип агач утыртып, җиләк-җимеш үстереп яшәүчеләр хакында бөтенләй башка фикерләр белән кайттым мин. Кызыктым да үзләренә. Бер генә көнгә телефонны сүндереп, иң якын кешеләреңне генә ияртеп, Чулман буендагы иң матур урында таң каршы алырга иде…

 Җанга тынычлык эзләп…

Бирегә 2009 елда гаиләсе белән күченеп килгән Мөслим егете Ринат Шәйхәйдәров нәкъ менә шушы авылда җанына тынычлык тапкан.

– Хатыным белән гаилә корганнан соң, башта Казанда яшәдек. Әмма шәһәр шау-шуыннан китәсебез килде. Мин бу хакта Айгөлгә дә әйтеп куйган идем. Ул бу карарымны хуплады гына. Шуннан без экологик чиста урын эзли башладык. Антоновкага тукталдык. Без килгәндә, монда яшәүчеләр бар иде инде. Яшермим, безне авыл халкы да, районныкылар да кабул итмәде башта. Яшәү рәвешебезне аңлап бетермәделәрме шунда. Без бит табигатькә зыян салмыйча яшәргә тырышабыз. Су керәбез, үләннәр җыябыз, – ди ул.

Ринат – белеме буенча юрист. Әмма ул бирегә үз теләк һәм хыяллары белән килгән. Аның зур питомнигы бар, дуслары белән урман үстерә. Төрле экологик чаралар уздыра. Кама Тамагына Россиядән генә түгел, хәтта чит илләрдән дә килеп, агач утыртып китәләр икән.

– Без монда тугыз гаилә бергә яшибез. Бер-беребезне аңлар өчен сүзләр дә кирәкми хәтта. Карашлардан аңлыйбыз. Хәзерге вакытта бит сүзсез түгел, кат-кат сөйләшеп тә аңлашу кыен. Арабызда заманында күп акча алып эшләгән, зур дәрәҗәләре булган кешеләр дә бар. Аларның кесә тулы акчасы булса да, җан рәхәте булмаган. Биредә төпләнеп яши башлагач кына, гармониягә ирештеләр.

«Клуб кирәк»

Биредә яшәүчеләр Россиянең төрле почмакларыннан килгән. Мария – Санкт-Петербургныкы, ире – Ханты-Манси округыннан. Алтын урталыкны Антоновкада таптык, ди үзләре. Баксаң, алар яшәгән урыннан ике якка да бертигез юл үтәсе икән. Томск шәһәреннән дә, Коми республикасыннан да килүчеләр бар. Араларында нинди генә һөнәр ияләре юк. Кемдер – агач эшләре белән мәш килә, бер Мария театр түгәрәген җитәкли, икенчесе кул эшләренә өйрәтә. Арада элек педиатр булып эшләүчеләр дә, юрист, программист, режиссер, рәссам һәм башка бик күп һөнәр ияләре җыелган. Кыскасы, бер-берсенә ярдәм кирәк чакта алар таулар күчерә ала. «Экотеатр» түгәрәген җитәкләүче Мария үзләренекен генә түгел, Антоновкада яшәүче барлык сабыйларны да театр серләренә төшендерә. Сүз уңаеннан, алар безне дә спектакльдән өзек белән каршы алдылар. Ап-ак күлмәк кигән кызлар салмак кына тибрәләләр. Янәшәләрендә бер егет тә бар. Әйтерсең сабый чакка кайттык. Биюче кызлар шар кабарта, егет су сибеп уйный. Карап торышка кызык, хәтта көлке дә тоела кебек. Әмма аларның ихласлыгы,  йөзләрендәге елмаю сине бәхетле итә. Үзләре дә уен-көлке белән: «Балалар өйдә юкта, әниләре балачакка кайтып килде әле», – диләр.

–  Без коммерцияле булмаган социаль оешма ачтык. Ул «Круглый год» дип атала. Төрле чараларда катнашып, грантлар ота башлагач, эшебез җиңеләйде, матди ягыбызны кайгыртабыз. Авылда яшәүче күпбалалы гаиләләргә азык-төлек җыелмалары таратып чыктык. Янгында йорты янган кешеләргә матди ярдәм күрсәттек. Ә иң күңелдә калганы, әти-әнисез калган ике оныгын тәрбияләүче гаиләгә кергәч булды. Алар безнең ярдәмне күреп: «Күпме акча бирергә?» – диделәр. Чит кешеләрнең булышуына ышанмадылар, – ди Мария. – Шул кешеләр рәхмәте безне бәхетле итә, юлларыбыз да уңа. Әле күптән түгел Әлмәттә узган урам театрлары фестивалендә катнашып кайттык. Безнең өчен бу зур дәрәҗә булды. Анда чыгыш ясарга килүчеләр арасында Мәскәүнекеләр, Санкт-Петербургта яшәп иҗат итүчеләр бар. Ә без исә, бер бәләкәй авылдан килеп, тамашачыны шаккатырдык. Театрның олылар өчен дә, балалар өчен дә эшләүче юнәлеше бар, – ди Мария.

Мондагылар сөйләвенчә, клуб булмагач, спектакльне биш ай буе урамда уйныйлар, калган айларда Марияләрнең өйләренә җыелышалар. Әгәр клуб төзелсә, авыл шаулап торыр иде, ди алар. Инде клубның кайда төзеләсен дә билгеләп куйганнар. Урыны бик матур җирдә. Хәзер бер теләк – клуб төзелешен ничек тә федераль программага кертергә иде. Ә бит үсеп килүче сабыйлар күпме! Аларны берсе дә читкә китәм дип тормый. Әнә 13 яшьлек Святозар Ногманов, агач остаханәсендә бөтен килгән кунакларга мастер-класслар күрсәтә. Ир уртасы егетләр дә шул кечкенә малайдан агач эшенә өйрәнеп китә икән. Әтисе – инженер-конструктор. Остаханәне ул төзегән. Святозарны хәзер тирә-як авылларда да беләләр. Быел ул хәтта, Казан Сабан туена да килеп, кунакларга агачтан истәлекле бүләкләр ясап саткан. Заказлары да күп. Ясап кына өлгер. Малай агачтан кашыклар, машиналар, магнит ябыштырылган төрле җиләк-җимешләр ясап куя.

Өй тулы шатлык

Монда һәркемнең өе бала тавышыннан шаулап тора. Шауламаслык та түгел. Һәркайсында бишәр бала аларның. Ринат белән Айгөл сабыйларын октябрь аенда туар дип көтә. Бу гаиләләр турында безгә кадәр язучылар аларның яланаяк йөрүләре, өйдә генә бала табулары турында җиткергәннәр иде. Мин мондагы ханымнарның үзләреннән дә бу хакта сорарга булдым. Әмма алар бала табу темасын читләтеп үтте. «Бу – һәркемнең шәхси эше», – диделәр. Ә менә Ринат бераз ачыклык кертте.

– Хатыннарыбыз өйдә бала тапса да, аларга медицина ярдәме күрсәтелә. Һәр хатын үз ире янәшәсендә бала таба. Хәзер инде бергә бәби табу болай да киң кулланыла. Мин моның бер генә тискәре ягын да күрмим. Шөкер, безнең хатыннар бәбидән соң өзлекми, тиз савыгалар, – ди ул.

Менә шушы урында мин мондагы хатын-кызларның йөзенә игътибар белән карадым. Алар әллә нинди затлы кремнар сөрткән төсле күренә. Ә чынлыкта, Чулман суы белән генә юыналар икән. Ашаган ризыклары безнекеннән берние белән аерылмый. Ит тә ашыйлар. Әмма көнгә бер булса да үлән, яшелчә салып, сок ясап эчәләр.

– Бизәнеп утырганбыз юк. Эчке дөньябызның күңел халәтенә тәңгәл килүе безне яшь күрсәтәдер, мөгаен. Башыбызны төрле начар уйлар белән тутырмыйбыз. Матур итеп, рәхәт итеп яшәргә тырышабыз, – ди театрга өйрәтүче Мария.

…Мондагыларның йөзеннән нур китми. Ә күзләр… Алар – аерым бер дөнья. Мариянең зәңгәр күл төсендәге күзләренә кереп чумдым мин. Андагы яшәү чаткысы! Ә бит бер карасаң, без алардан берни белән дә калышмыйбыз. Аермасы гына бар: без шәһәр шау-шуында башны кая куярга белмичә йөрибез, алар тынлыкта, агач төпләрен сәхнә итеп, балачакка кайта.

 Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү