Тикшерү комитеты Кукмарада өч баланы урам эте талаганнан соң җинаять эше кузгаткан

Хәзер әлеге хәлнең барлык нечкәлекләре ачыклана.

Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе, 3 баланы урам эте талаганнан соң, Кукмара районының вазыйфаи затларына һәм сукбай этләрне аулауга җаваплы башка затларга карата “Гамьсезлек” статьясы буенча җинаять эше кузгаткан.

Исегезгә төшерәбез: бу хәл Кукмара районы Живой Рудник мәйданчыгында килеп чыккан. Эт малайларның беләген тешләгән, ә кызының бит тиресен аерган. Балалар хастаханәгә озатылган.

Этне махсус хезмәтләр тоткан. Тикшерү алып барыла, килеп туган хәлнең барлык нечкәлекләре ачыклана. Эшне тикшерү барышында сукбай этләрне аулауга һәм ябылуда тотуга җаваплы конкрет кешеләр билгеләнәчәк.


Фикер өстәү