Кукмара районында урам эте 3 баланы талаган

Эт ике малайның беләген тешләгән, бер кызның бит тиресен аерып төшергән.

Кукмара районының Жилой Рудник бистәсендә бер урам эте 3 балага ташланган. Бу хәл Төзүчеләр урамындагы балалар мәйданчыгында килеп чыккан. 5 яшьлек кызчык әбисе белән булган, ә 2011 елгы малайлар яшьтәшләре белән уйнап йөргән.

Җәрәхәтләгән балалар хастаханәгә озатылган. Кызчыкның бит тиресенә, малайларның – уң беләгенә зыян килгән.

Тикшерү органнары битарафлык турында статья буенча җинаять эше кузгаткан. Фаҗига булган урынга Кукмара районы прокуроры Антон Чураков шундук килеп җиткән. Прокуратура әлеге эш буенча тикшерү башлап җибәргән. Ведомство урам этләрен тотуга җаваплы оешма эшен тикшерәчәк, шулай ук җирле үзидарә органнары эшен барлаячак. Тикшерү йомгаклары буенча тиешле чаралар күреләчәк.

Кызчыкның Кукмара районы үзәк хастаханәсенең хирургия бүлегенә китерелүе, малайларның, медицина ярдәме күрсәтелгәннән соң, өйләренә кайтарып җибәрелүе мәгълүм.


Фикер өстәү