Урман хуҗалыгы министры урынбасары Илгизәр Зарипов: «Ут үзеннән-үзе килеп чыкмый»

Соңгы арада Россия төбәкләрендә урманнар яну очраклары турында еш ишетергә туры килә.   Ут күршебез – Башкортстан Республикасы да бу фаҗигадән шактый зыян күрде. Татарстан урманнарында янгын куркынычсызлыгы ничек тәэмин ителә? Урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зариповка шул уңайдан берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

– Илгизәр Наилевич,  Татарстанда да урманнарда янгын чыгу куркынычы саклана, дип беләбез. Бу уңайдан нинди чаралар күрелә?

– Быелгы җәйнең кызу килүе урманчылар өчен зур сынау булды. Шуңа күрә һәрдаим әзер тору сорала. Моның өчен бик күп көч таләп ителә. Тиешле техниканың һәм янгын сүндерүчеләрнең сафта булуы мөһим. Республикада урман янгыннарын вакытында ачыклау, сүндерү һәм кисәтү өчен II типтагы 20 һәм III типтагы 5 станция эшли. Бу эштә заманча технологияләр ярдәмгә килә. Әйтик, Федераль урман хуҗалыгы агентлыгының читтән торып күзәтү ясаучы мәгълүмат системасы ярдәмендә урманнарны космостан мониторинглау, авиапатруль ярдәмендә күзәтеп тору эше алып барыла.  Мониторинг 1 миллион 200 мең гектар мәйданны колачлый. 11 мең гектар мәйданны җир өстендә дә күзәтеп торабыз. Боларга өстәп, янгын таралуын чикләү өчен минераллаштырылган полосалар салу (чокырлар казу), махсус юллар төзү,  янгын турында мәгълүмат һәм күрсәткечләр урнаштыруның да ярдәме зур.

Ут үзеннән-үзе килеп чыкмый. Ничек кенә булмасын, күп очракта, монда кеше гаепле. Нәкъ менә шуңа күрә без ел дәвамында урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү буенча агитация-профилактика эшен алып барабыз. Авыл җирлекләре башлыклары, халык, җирне арендага алучылар, урман фондына янәшә урнашкан җирләрнең хуҗалары белән очрашулар үткәрелә, мәгълүмат материаллары таратыла, урманнарда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозуга юл куймау турында кисәтүләр бирелә. Кагыйдә бозучылар ачыкланса, административ эш кузгатыла.

2011–2020 елларда республикада урманнар янмады. Быел 10 янгын очрагы теркәлде. Зур янгыннар булмаса да, иркен суларга иртәрәк әле. Хәзерге вакытта күрше Мордовия өлкәсендә урманнар яна. Безгә уяу булырга кирәк. Татарстанда яшәүчеләргә мөрәҗәгать итеп, табигатькә аеруча да сакчыл карауларын, ут белән шаярмауларын сорар идем.

– Урманнарны саклау, табигатьне кадерләү турында күп сөйлибез. Күп эш башкарыла. Бүген кешеләрнең урманга булган мөнәсәбәте ничегрәк, уңай якка үзгәреш сизеләме, без табигатьне сакларга өйрәндекме?

– Урманнарны саклау – безнең эштәге төп бурычларның берсе ул. Бездә контроль көчле, дияр идем. Аңлату белән күзәтү эшен бергә алып барган очракта, әлбәттә, билгеле бер нәтиҗәләргә ирешеп була. Әгәр хокук бозу очракларына тукталабыз икән, Идел буеның башка төбәкләре белән чагыштырганда, Татарстанда алар азрак теркәлә.  Урман законнарын бозуны  кисәтү һәм булдырмау максатында инспекторлар көн саен патрульлек итә. Бер уңайдан халыкка урманнарда янгын, санитар куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү кирәклеге, урман законнарын бозган өчен җаваплылык турында аңлату эшләре дә алып барыла. Тырышлык бушка китми,  Татарстанда законсыз агач әзерләү очраклары да, «кара урман кисүчеләр» дә юк.  Инспекторлар ачыклаган очракларның күбесе урман законнарын белмәүгә кайтып кала. Кешеләрнең күбесе коры-сары кискәндә тотыла. Агачны, аның белән булган алыш-бирешләрне исәпкә алу буенча автоматлаштырылган ЛесЕГАИС системасы да законсыз агач әзерләүгә каршы көрәштә нәтиҗәле чара булуын күрсәтте. Быел ул модернизацияләнә башлады. Моннан тыш Татарстанда законсыз агач әзерләү, ташу, эшкәртү, сату һәм экспортлау мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссия эшли. Ел саен «Агач ташучы машина» («Лесовоз») һәм «Чыршы» кебек тармакара оператив-профилактика чаралары үткәрелә. Боларның барысы да хокук бозуларны кисәтү һәм ачыклау өлешендә уңай нәтиҗә бирә.

– Белгәнемчә, илкүләм проектлар да урманнарны саклауга саллы өлеш кертә?

– Республикада «Экология» илкүләм проектының «Татарстанда урманнарны саклау» төбәк проекты тормышка ашырыла. Чыннан да, проект күп нәрсәдә ярдәм итте. Урманнарны торгызу, янгыннардан саклау буенча күп эш башкарыла. Урман хуҗалыгына кирәкле техника паркларын яңарту бигрәк тә урынлы булды. Әйтик, быел барлыгы 28 берәмлек техника һәм янгынга каршы 245 җайланма сатып алынды һәм министрлыкка караган ведомство оешмаларына тапшырылды. Ел дәвамында тагын 3 берәмлек «Беларус-82.1» тракторы, 11 берәмлек ПКЛ-70 урман сабаны, 15 берәмлек КЛБ-1.7 культиваторы, 38 берәмлек Колесов кылычы һәм янгынга каршы 3 җайланма сатып алыначак.

– Быел урманнарда янгын чыгу куркынычы югары булганга күрә, 4 мәртәбә шторм кисәтүе ясалды, чикләүләр кертелде. Алар кайчанга кадәр дәвам итәр икән?

–  Әйе, хәзерге вакытта республикада янгынга каршы махсус режим гамәлдә. Ул 22 августка кадәр дәвам итәчәк. Халыкка урманнарга бару тыела. Шулай ук транспорт чарасы белән дә керергә ярамый. Урманнарда ягын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен җаваплылык каралган. Гражданнар өчен кисәтү яки 1500 сумнан башлап 3000 сумга кадәр административ штраф белән чикләнергә мөмкин. Вазыйфаи затларга – 10 мең сумнан 20 мең сумга кадәр, юридик затларга 50 мең сумнан 200 мең сумга кадәр штраф каралган. Әгәр хокук бозу очрагы урманда янгын чыгуга сәбәпче булса, урманнарга зыян салса, ул вакытта РФ Җинаять кодексының 261 маддәсе буенча җинаять җаваплылыгы күздә тотыла.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

 

 


Фикер өстәү