Татарстанның урман хуҗалыгы министры: «Кермик әле урманнарга!»

Татарстанның урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров халыкка әнә шулай дип мөрәҗәгать итте. «Янгын чыксын өчен бер очкын җитә», – дип кисәтте ул журналистлар белән очрашуда. Татарстанда быел 14 урман янгыны теркәлгән. Куркыныч хәлләр бу атна башында да булды. Билгеле булганча, Президент урманчыларга һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләргә әзер булып торырга кушты. Район башлыкларына да бу хәлне контрольдә тотарга туры киләчәк.

Кыскасы, тынычланырга ярамый. Сентябрь ахырына кадәр республикада көннәр җылы булыр дип фаразлана. Равил Кузюров әйтүенчә, республиканың көньяк-көнчыгышында урманнарда ут чыгу куркынычы зур. Мөслим, Минзәлә, Сарман, Азнакай, Бөгелмә, Баулы, Ютазы, Зәй, Лениногорск, Әлмәт районнарында, шулай ук Апас белән Кайбычта, Чаллыда, Актаныш, Тукай районнарында янгын чыгу куркынычы 5 дәрәҗәгә җитә. Көньяк-көнчыгыш районнардагы хәлләрне күзәтеп тору өчен Татарстан Хөкүмәте урманчыларга «Робинсон» вертолеты биргән.

Билгеле булганча, быел янгынга каршы куркынычсызлык режимы 4 тапкыр игълан ителде. Аны тагын озайтырга җыеналар. Шулай итеп, 21 көн дәвамында Татарстанда урманнарга керү тыелачак. Сүз уңаеннан, сентябрь ахырына кадәр урманга кереп учак ягучыларга штраф каралган. Физик затларга – 3 мең, вазыйфаи затларга – 20 мең, юридик затларга 200 мең сум акчаларыннан колак кагарга туры киләчәк.

– Быел Татарстанда 14 урман янгыны теркәлде. Әлмәт районында – 5 очрак, Лениногорск белән Азнакайда – 3әр, Лубян, Алабуга, Идел буе районы урманчылыкларында 1әр очрак теркәлде. Бу янгыннарда 160 гектар мәйдан янды, 5 миллион сумга якын зыян килде. Әлмәтнең Кама-Исмәгыйль урманчылыгы территориясендә ут линиясе астындагы мәйдан янды. Аны озак сүндерергә туры килде. Урманчылар гына түгел, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләре, Әлмәт районында урнашкан сәнәгать оешмалары да безгә ярдәм итте. Утны 8 сәгать буе сүндердек. Коткаручылар анда ике тәүлектән артык эшләде. Лениногорск районының Югары Каран авылы янәшәсендәге урман януның сәбәпләрен ачыклыйбыз. Ул көнне көчле җил вакытында, агачлар ут линиясенә авып, очкын килеп чыга һәм ут каба. Күрше республикаларны карагыз. Аларда хәлләр коточкыч. Мари Илендәге янгыннар безгә куркыныч тудырмый. Алар Йошкар-Оланың башка ягында. Башкортстандагылары да безгә килә алмый. Куркыныч тудырган җирләрдә безнең республиканы елгалар аерып тора. Әмма барыбер сак булырга кирәк, – ди Равил Кузюров. – Урман эче тулы коры агач һәм яфрак. Эсселәр урманга зур зыян салды. Менә шул корылыкта ут тиз үрмәли, җитмәсә, җилле көн булса, югарыга менә. Менә монысы тагын да куркыныч. Бездә тәүлек буе кизү торалар. Урманнарны шулай  саклыйбыз. Космик күзәтү дә алып барыла. Әле ярый, утны вакытында күреп, сүндерә алдык. Эссе еллар үзенекен итә. Урманга зыян килмичә калмый. 2010 елны искә төшерик. Дөрес, бездә хәзер техника, кирәк-ярак җитәрлек. «Экология» илкүләм проекты кысасында без ел саен урманчылыкларны һәм урман-янгын станцияләрен махсус техника белән тәэмин итәбез. Сер түгел, безгә урманчылар җитми. Әмма аның каравы ярдәмчел кешеләр бар. Әлмәттә бер янгын вакытында авыл халкы да ярдәмгә килде.

Быелгы хәлләрне 2010 ел белән чагыштыралар. Ул елны урманнарда 99 янгын булган иде. Быел азрак, әмма ут чыккан мәйдан теге елныкына якынлашып килә. Әле бит сезон тәмамланмады.

Быел «Урманнарны саклау» илкүләм проекты кысасында 13 сентябрьдән 13 ноябрьгә кадәр республикада «Татарстанның чиста урманнары» дигән акция узачак. Шушы вакытта урманнарны чүп-чардан гына арындырып калмыйча, ял итү урыннары, андагы язу такталары да тәртипкә китереләчәк. Октябрь башында исә «Урманны саклыйк» дигән агач утырту акциясе узачак. Урманчылар ул вакытта 1 миллион данә кәлшә утыртмакчы.

Россиядә ел башыннан 12 мең 807 урман янгыны очрагы теркәлгән. 10,1 млн гектар мәйданда урман янган. Идел буе федераль округында исә 1596 янгын булып, 28,1 мең гектар мәйданда урман ут эчендә калган. Башкортстанда – 384, Оренбургта – 231, Пермьдә – 160, Самарада – 131, Мордовиядә – 25, Татарстанда 14 урман янгыны теркәлгән.

 

Гөлгенә Шиһапова


Фикер өстәү