Кермим әле урманнарга: бар өмет – халыкта

Быел урман утырту эшләре ун көнгә соңга кала. Урманчылар агач утыртуга 25 апрельдә керешәчәкләр. Урманнарны торгызу һәм яңарту эшләре  «Экология» илкүләм проектының «Татарстанда урманнарны саклау» төбәк проекты ярдәме белән башкарыла. Бу хакта Хөкүмәт йортында узган очрашуда Татарстанның Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров әйтте.

– 2024 елда урманнарда күпме агач киселсә, шуның кадәр үсенте утыртачакбыз. Әлегә утырткан агачлар белән киселгән һәм зыян күргәннәренең мәйданнары нисбәте 83,4 процентны тәшкил итә. Тагын ике елдан без аны 100 процентка җиткермәкче булабыз, – ди министр. – Быел урманчылар ярдәме белән  3619 гектар җиргә урман утыртачакбыз. Шулай ук авыл хуҗалыгы җирләрендә дә агач утырту булачак. Безгә бу эштә эре сәнәгать оешмалары да булыша. Алар ярдәме белән быел барлыгы 8264 гектарда агач үсәчәк.

Равил Кузюров сүзләренчә, республикада утырту чималына кытлык юк. Кәлшәләр үзебездә дә җитәрлек. Республиканың төрле районнарында урнашкан 55 питомникта һәм Урман селекция-орлыкчылык үзәгендә 34,1 миллион данә кәлшә җитештерелгән. Шуларның 25,5 миллион данәсе ылыслы, 7,9 миллион данәсе яфраклы агачлар, 700 мең данәсе – куак.

– Урманнарны чүп-чардан арындыру  эшләренә керештек. «Татарстанның чиста урманнары» дигән республика акциясе башланды. Әлеге чара 2010 елдан бирле үткәрелә. Ул ике этапта узачак. Беренчесе – 18 апрельдән 18 июньгә, икенчесе 12 сентябрьдән 12 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Акция кысасында урманны көнкүреш калдыкларыннан, корыган агачлардан арындырачакбыз. Шулай ук урман буйларында ял итү урыннарын, мәгълүмат такталарын яңартачакбыз, – ди Равил Кузюров.

Сүз уңаеннан, узган ел әлеге акция вакытында Татарстан урманнарыннан 2 мең кубометр чүп чыгарылган. 3 мең кубометр  корыган агач җыелган. 24 чишмә төзекләндерелгән. 230 элмә такта яңартылган, 175 ял итә торган урын чистартылган. Чистарту акциясендә 20 мең кеше катнашкан.

Ни өчен урманнарны чистартуга зур игътибар бирелә соң?  Озак уйлыйсы юк:  урман эчендәге чүп-чар, корыган агач янгынга сәбәп булып тора. Министр да шулай ди. Аны бигрәк коры үләнгә ут кабу, чүп-чар яндырып, урманга зыян салу очраклары борчый.

– 25 апрельдән 15 майга кадәр республикада янгынга каршы көрәш режимы кертелә. Аеруча бу чорда урманда янгын чыгу куркынычы зур. Шунлыктан, әлеге чорда урманда учак ягу, шашлык пешерү бөтенләй тыела, – ди министр.

Урманчыларның бар өмете – халыкта. Янгыннарга юл куймас өчен, алар урман янәшәсендә яшәүчеләр белән даими очрашып, сөйләшүләр уздыра, янгынга каршы тору өчен барысын да эшли. Министр әйтүенчә, урман янгынын сүндерү станцияләре дә бар,  техника да җитәрлек. Ут чыгу очракларын булдырмау өчен, быел күктән дә күзәтәчәкләр. Инде алдан язганыбызча, коры үләнгә ут капкан очракта, министрлыкка хәбәр килеп тора. Алар үз чиратында әлеге очракны урманчылыкка хәбәр итә. Шулай итеп, урманга ут капмый кала.

– Урманнарга басулардан ут күчмәсен өчен, махсус полосалар да ясалды. Кисәтү язулары да эленде. Кешеләргә безнең аңлату барып җитсен иде. Ут бит тиктомалдан гына чыкмый. Саклык кирәк. Тагын бер проблема: соңгы елларда кешеләр урманнарга якын җирдә йорт сала башлады. Бу бигрәк куркыныч тудыра.  Әгәр кеше мунчасын ягып, торбадан очкын агачларга оча икән, янгын буласын көт тә тор. Көннәр дә кызу булса, уттан котылам, димә. Шуңа күрә урманга якын яшәүчеләргә кат-кат бу хакта аңлатабыз. Урманнарны бергәләп кенә саклап була, – ди ул.

Очрашуда министрдан бәйрәмнәрдә шашлык пешерергә ярау-ярамавын да  сорадылар. Ул исә: «Әгәр янгын куркынычы булмаган җирдә яшисез икән, өсте каплаулы мангалда пешерәсез яки җиргә чокыр казып, учак ягасыз икән, ярый», – дип җавап бирде. Әмма кат-кат кисәтте: ут яккан кеше җаваплылыкны онытмаска тиеш. Урман һәм бакча янәшәсендәге йортларда яшәүчеләргә сабыр итеп торырга туры киләчәк. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозучы кешеләргә – 3 мең, вазыйфаи затларга – 20 мең, юридик затларга 200 мең сум штраф каралган.  Ә инде янгынга каршы көрәш режимы кертелгәч, бу саннар тагын да арта. Ул вакытта гади халык – 4–5 мең,  вазыйфаи затлар – 20 меңнән 40 меңгә, юридик затлар 300 меңнән 500 мең сумга кадәр акча түләргә тиеш була.

Равил Кузюров әйтүенчә, агач утырту 30 апрельдә башлана. Бу «Хәтер бакчасы» акциясе Казанда дүрт урында узачак. Әлеге акция яу кырында ятып калган 378 мең якташыбызга багышлана. Барлыгы 1 миллион төп агач утыртырга җыеналар.

«Каен суын бу атнадан соң җыюдан мәгънә юк. Ул витаминнарын югалта. Урманнан каен суын агачка зыян китермичә генә алсаң, була. Моның өчен кечкенә генә тишек тишеп (2 мм), шуннан су җыясыз. Күпме бирәсен агач үзе хәл итә. Артык суны чыгармый ул».

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү