«Хәтер бакчасы». Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнар истәлегенә 27 млн данә агач утыртылган

Агачлар табигатьнең генә түгел, кешенең дә саулыгын саклый. Ләкин алар үзләре дә тәрбиягә мохтаҗ. 29 апрель Татарстанда «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе узды. Әлеге чара Бөек Җиңүнең 78 еллыгын бәйрәм итү кысасында үтә. Аның максаты – Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган 27 млн ватандашыбыз истәлегенә 27 млн данә агач утырту.

– «Хәтер бакчасы» акциясе республикада дүртенче тапкыр уздырыла, – ди Татарстанның урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров. – Теләге булганнарны әлеге  чарага кушылырга чакырабыз. Тарихи мәгълүматлар буенча, 378 мең татарстанлы якыннары янына әйләнеп кайта алмаган.

Казан тирәсендә ул өч мәйданда уздырылачак. Лаеш районының Тарлаш бистәсендә, Биектау районының Шушар авылы янында һәм Каменка шифаханәсе бистәсендә чыршы, нарат һәм башка төр агачлар утыртылачак. Узган ел әлеге акция барышында 1,2 млн үсенте утыртылган булган. Быел да шул чама агач утыртырга ниятлиләр.

Быел әлеге чара тагын да тирәнрәк мәгънәгә ия. Мөслим халкы әнә шул фикердә тора. Районда агач утырту акциясе апрельдә үк башланып киткән инде. Җиңү паркы һәм «Яшьлек» комплексындагы 5 гектар җиргә 12 мең төп агач утыртылган.

– Без бу эшләрне хәрби операциядән ялга кайткан райондашларыбыз, Әфган һәм Чечня сугышларында катнашкан ветераннарыбыз белән бергә башкардык, – диде Мөслим районының аппарат советы җитәкчесе Ренат Гарипов. – Шулай итеп, алар үзләренә әлеге агачларны карап торырга күпмедер дәрәҗәдә йөкләмә дә алдылар. Хәрби операциядә катнашучы егетләребезнең кәефе көр. Киткәндә күзләрендә билгесезлек, шом, курку булса, хәзер алар – үз-үзләренә ышанган ир-атлар. Күпчелеге: «Җиңү –  безнең якта», – ди.

Бүген исә Мәлләтамак авылындагы һәвәскәр авылдашлар булдырган парк яшеллеккә күмеләчәк.

– Бу чараның максаты агач утырту гына түгел. Халык белән аралашабыз, аңлатабыз, хәзрәтләребезнең хәер-фатихаларын алабыз, укучыларга патриотик тәрбия турында да онытмыйбыз. Агачлар яу кырында башын салган, сугышта катнашкан әби-бабайларыбыз истәлеге булып торачак. Алар барысы да – безнең өчен герой. Гомумән, Мөслим районы урманнарга бай булуы белән мактана алмый. Шуңа күрә бу эшкә зур игътибар бирәбез, төрле акцияләр кысаларында агачлар утыртуны ел саен арттырабыз. Узган елларда агач үсентеләрен Мөслим тирәли утыртып чыккан идек. Анда да өлкәннәрнең теләкләрен искә алып, кайсыдыр агачларны билгеле бер кешеләргә атап утырттык, – диде Ренат Гарипов.

«Нурлат урманчылыгы» идарәсенең Мамык участогы урман караучысы Наилә Сафиуллина – 35 елга якын гомерен урманны саклауга багышлаган белгеч. Аны әле республиканың бердәнбер хатын-кыз урманчысы буларак та беләләр.

– Урман – минем икенче йортым, чөнки аның белән бөтен тормышым бәйләнгән. Аның язмышы өчен бик борчылам. Мин Бутаиха урман бистәсендә туып-үстем, әти-әнием дә урман хуҗалыгында эшләде. Табигатьнең әлеге бай бүләген саклау өчен сайланган һөнәремдә әнә шуның да зур тәэсире бар. Безнең төп эшебез – урманнарны корткычлардан, законсыз рәвештә кисүчеләрдән саклау һәм карап тоту. Янгыннардан да, зыян салучы кешеләрдән дә сакларга туры килә. Хәзерге вакытта да эшебез бик күп. Көн-төн кизү торабыз. Урманнар өчен иң куркыныч чор башланды, – ди ул.

Наилә Сафиуллина әйтүенчә, 2010 елгы корылыктан соң һәлак булган агачларны торгызуга шактый көч салырга туры килә.

– Ул елда агачлар бик күп һәлак булды. Без әле дә булса аларны тернәкләндерү белән шөгыльләнәбез. Корыганнарын урманнан чыгарып, яңа үсентеләр утырттык. Кайдадыр урман үзен үзе коткара. Бер гектар җиргә 481 данә агач утыртабыз. Юл буйларына утырткан агачларны да дүрт ел рәттән тулыландырып, мәйданнарны яшелләндерәбез. Үзем чыршыны матурлыгы өчен бик яратам, – ди ул. – Урманның җаны бар. Ул да кешеләр кебек үк сулый, яши, һәлак була. Агачларның очлары корыса яки сынса, гомерләре өзелә. Авырулары да чыгып тора. Узган ел, мәсәлән, күп агачларны ефәк күбәләге харап иткән иде. Быел менә шуңа каршы чаралар уздырабыз. Урман, агач утырту буенча акцияләр кирәк һәм аларның әһәмияте зур. Ул бит – хәтер. Бердән, һәр агач хәтер сакласа, икенчедән, табигатькә файда китерә.

Нурлат урманнарында куяннар, төлкеләр, кыр кәҗәләре, пошилар, кабан дуңгызлары, бүреләр һәм хәтта аюлар да бар. Ерткыч җанварның үзе белән күзгә-күз очрашырга туры килмәсә дә, өнен күргәне булган Наилә ханымның.

– Урман хуҗаларының саннары елдан-ел үзгәреп тора, – ди ул. – Аюлар безнең урманнарга күрше төбәкләрдәге янгыннардан соң күчте. Кабан дуңгызлары, кыр кәҗәләре, пошилар арту күзәтелә. Соңгы елларда төлкеләр бик усалланды, аларда кешедән курку да юк. Тик ярты гомерем урманга узганга, мин аларның берсеннән дә курыкмыйм. Шулай да каршыма егермеләп кабан дуңгызы килеп чыккач, шактый шүрләткән иде. Алар кешеләргә дә ташлана ала. Мин исә, аларны күрүгә, барган җиремдә катып калдым.

Сүз уңаеннан, быел Урман хуҗалыгы министрлыгы 3614 гектар урманны кабат торгызырга планлаштыра. Шулардан 1413 гектарда урман культуралары утыртырга, 2092 гектарда табигый урманнарны катнаш торгызырга һәм 105 гектарда урманны арттырырга ниятлиләр. Шулай итеп, быел урманнарны арттыру буенча планлаштырылган эшләр барлыгы 5322 гектарны тәшкил итәчәк.

 

Зөһрә Садыйкова

 


Фикер өстәү