1 май көне тарихта ниләр белән истә калды?

Яз  hәм хезмәт бәйрәме

1886 елның 1 маенда  Америка эшчеләре эш ташлый, алар 8 сәгатьлек эш көне булдыру таләбен куя. Әлеге чара һәм моңа багышлап оештырылган демонстрация полициягә каршы кан коюлы очрашу белән тәмамлана.

1889 елның июлендә II Интернационалның Париж конгрессы, Чикаго эшчеләренең чыгышын искә алып, 1 майда ел саен демонстрацияләр үткәрү турында карар кабул итә. Халыкара хезмәт ияләре бердәмлеге көне беренче тапкыр 1890 елда Австро-Венгриядә, Бельгиядә, Германиядә, Даниядә, Испаниядә, Италиядә, АКШта, Норвегиядә, Франциядә, Швециядә һәм кайбер башка илләрдә билгеләп үтелә. Беренче Май бик озак еллар буе революция, баш бирмәс класслар бәрелеше символы була. Ләкин тора-бара әлеге контекст җуела.

Бүген әлеге бәйрәм 142 илдә билгеләп үтелә. 80нән артык дәүләттә (шул исәптән Һиндстанда) Хезмәт көне билгеләнми.

Беренче май беренче тапкыр Россия империясендә 1890 елда Варшавада, ә 1891 елда инде башкалада — Санкт-Петербургта билгеләп үтелә. Бәйрәмнең башлангыч исемен күпләр хәтерли әле —Халыкара хезмәт ияләре бердәмлегекөне. Советлар Союзында бәйрәм 1 Май дип атала.

Рәсми төстә әлеге көн РФ Хезмәт кодексының 112 нче статьясында 2001 елның 30 декабрендә теркәлә.

Дөньяда беренче почта маркалары

1840 елның 1 маенда Лондон почтамтында тарихи вакыйга була: королева Виктория портреты белән дөньяда беренче почта маркалары сатугачыга. 6 майдан бу маркаларны конвертларга ябыштырырга һәм хатларны җибәргәндә кулланырга рөхсәт итәләр.

Сатуга беренче тапкыр аспирин чыга

Bayer AG фирмасы лабораторияләрендә эшләгән Феликс Хоффман беренче тапкыр медицина куллану өчен мөмкин булган формада ацетилсалицил кислотасы үрнәкләрен ала. Ул химик яктан чиста һәм тотрыклы формада салицил кислотасын табучы тарихта беренче химик була. Bayer сәүдә маркасы астында яңа дару теркәлә. Хоффман, ревматизм белән интеккән әтисенә дару табарга тырышып, ацетилсалицил кислотасының дәвалау үзлекләрен ача.

Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде


Фикер өстәү