9 ноябрь көне тарихта ниләр белән истә калды?

Халыкара фашизмга, расизмга һәм антисемитизмга каршы көрәш көн

Бу көн Европа инициативасы белән национализмга, фашизмга, расизмга каршы көрәшү, мигрантларга һәм качакларга ярдәм итү өчен гамәлгә куела һәм 46 илнең 500 оешмасын берләштерә.

1938 елның 9 ноябрендә Германия һәм Австрия буйлап нацистлар оештырган «Бәллүр төн» яки «Ватык витриналар төне» дип аталган яһүд чуалышлары уза. Сәбәбе – Парижда яһүд качагы Гершель Гриншпанның немец дипломаты Эрнст фо Ратаны үтерүе. Ул көнне урамнар яһүд кибетләренең ватылган витриналарыннан коелган пыяла кыйпылчыклары белән каплана (чуалышның исеме шуннан килеп чыга). Шулай ук 190 нан артык синагога яндырыла. «Бәллүр төн» өченче рейхның яһүдләргә карата физик көч куллану буенча беренче массакүләм акциясе була.

 

Бөтендөнья сыйфат көне

Бу көн ноябрьнең икенче пәнҗешәмбесендә үткәрелә. Быел ул 10 ноябрьгә туры килә. Бөтендөнья сыйфат көнен гамәлгә куюның инициаторы булып, Берләшкән Милләтләр Оешмасы ярдәме белән Европа сыйфат оешмасы (ЕОК) тора. Бу көн 1990 елда гамәлгә куела. Бөтендөнья сыйфат көненең максаты – продукциянең һәм хезмәт күрсәтүләрнең югары дәрәҗәдәге сыйфатын арттыру, шулай ук сыйфат проблемаларына игътибарны җәлеп итүгә юнәлдерелгән эшчәнлекне көчәйтү.

 

Халыкара атомга каршы акцияләр көне

Һәр елны 9 ноябрьдә «Без нурланышсыз киләчәкне сайлыйбыз!» шигаре астында дөньяда Халыкара атом-төш коралына каршы акцияләр көне уза. Экологлар һәм башка битараф булмаган гражданнар бу көнне төрле шәһәрләрдә атом энергетикасы үсешенә каршы һәм аның куркынычсызлыгын арттыру максатында пикетлар, демонстрацияләр һәм протест акцияләре уздыра. Шулай ук алар куркыныч объектлар янында атом-төш коралына каршы лагерьлар оештыра һәм нурланыш югары булган урыннарда гражданнарны әлеге куркыныч турында кисәтүче билгеләр урнаштыра.

Россиялеләр атомга каршы акцияләргә беренчеләрдән булып, 1990 нчы елларда кушыла.

 

Халыкара фән һәм тынычлык атналыгы

Беренче тапкыр халыкара фән һәм тынычлык атналыгы (International Week of Science and Peace) 1986 елда Халыкара тынычлык елы кысаларында уздырыла.

1986 елда фән атналыгын уңышлы бәйрәм итүне исәпкә алып, аны оештыручылар традицияне дәвам итәргә карар итәләр. Аларның тырышлыклары юкка гына булмаган. 1988 елның декабрендә БМО Генераль ассамблеясы халыкара фән һәм тынычлык атналыгын үткәрү вакытын рәсми рәвештә билгеләгән резолюция кабул итә. Шул вакыттан бирле бу вакыйга 11 ноябрьгә туры килгән атна дәвамында билгеләп үтелә.

Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде

 


Фикер өстәү