«ВТ»ның махсус проекты — МИЛЛИ АККОРД | Шÿвыр

Татарстанда яшәүче төрле милләтләрнең традицион уен кораллары белән таныштыруны дәвам иттерәбез. Аның чираттагысын шÿвырга багышлыйбыз. Шÿвыр – мари халкының традицион уен коралы, Идел-Чулман төбәгендә яшәүче төркиләр һәм фин-угорларда киң таралган куык-сорнайның бер төре. Бүген без аның мисалында мариларның милли уен коралларының үзенчәлекләре, үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге турында сөйләшербез.

Александр Славин: «Хәзерге яшьләргә кызык икән, киләчәге булачак»

Шÿвыр һәм, гомумән, мари халкының тридицион уен кораллары нәрсәсе белән үзенчәлекле? Яшь буын алар белән кызыксынамы? Кызыксынсын өчен, нишләргә? «Лай мардеж» һәм «Озан мари» ансамбльләренең музыкаль җитәкчесе, «Казан шәһәре мариларының милли-мәдәни автономиясе» җирле иҗтимагый оешмасы вәкиле Александр Славин белән әнә шул һәм башка сорауларга җавап эзләдек.

:: «Лай мардеж» һәм «Озан мари» ансамбльләренең үзенчәлеге нидә?

– Безнең барлыгы өч ансамблебез бар. Балалар өчен махсус төркем оештырдык. «Лай мардеж» яшьләр ансамбле булуы белән үзенчәлекле. «Озан мари»  исә – өлкәннәрдән торган фольклор коллективы. Әйе, чыгышларыбызда милли уен коралларын да күрсәтергә тырышабыз. Шÿвыр, гөслә, мари барабаннары –  кыскасы, мари халкының төп инструментларын файдаланабыз. Кызганыч, хәзер тере тавышка гына чыгыш ясау авыррак. Шуңа да без милли колоритка бай булган аранжировкалар да ясыйбыз.

Көйләребездә милли уен коралларының тавышы булу  ансамбль өчен бик мөһим. Гасырларны кичкән тавыш, яңгыраш бит ул!

Мин үзем Казан мәдәният институтынын халык уен кораллары бүлеген тәмамладым. Хәзер инде белгәннәремне башкаларга өйрәтергә тырышам.

:: Ансамбльләр белән еш чыгыш ясыйсызмы?

– Шәһәр күләмендәге чараларны, милли бәйрәмнәрне калдырмаска тырышабыз. Шулай да, еш чыгыш ясыйбыз, дип тә әйтеп булмый. Фестиваль- конкурсларда катнашабыз. Һәм, әлбәттә, мариларның Семык бәйрәмен ел да көтеп алабыз –  анда да чыгыш ясыйбыз.

:: Шÿвыр һәм, гомумән, мари халкының милли уен кораллары нәрсәсе белән үзенчәлекле?

Иң беренче чиратта яңгырашы белән. Әйтик, бездәге шÿвыр (ягъни волынка була инде) һәм барабан башка халыкларда да бар. Ләкин тавыш, яңгыраш ягыннан мариларныкы аерылып тора. Бу аларның төзелешенә бәйле.

Башка халыклардан аермалы буларак, марилар шÿвырны традицион рәвештә үгез яисә ат куыгыннан ясаган. Шуңа да ул кечерәк булган, тавышы да ул кадәр яңгырамаган. Аның атамасы да «шовыронг», ягъни «сидек куыгы» сүзеннән ясалган.

:: Татарстанда мариларның традицион уен коралларын ясаучы осталар бармы?

– Кызганыч, Татарстанда осталар калмаган.  Милли уен коралларын ясый белгән буын киткән, яшьләр исә бу һөнәргә үз вакытында өйрәнмәгән. Шул рәвешле чылбыр өзелгән. Хәзер инде уен коралларын фәкать Йошкар-Оладан алып кайтабыз.

:: Гел читтән кайтарту җиңел түгелдер?

Зур проблема димәс идем моны. Көтәргә кирәк – шул гына. Осталар, гомумән, аз калды. Булганнарының заказлары күп. Шактый озак көтәргә туры килә.

АКЦЕНТ

Әйтик, шÿвыр ясар өчен бер елдан артык вакыт кирәк булырга мөмкин.

:: Уен коралларына карата булган кызыксыну, аларны ансамбльнең бер өлеше итү каян килә?

– Халык уен коралларында уйный белүчеләр елдан-ел кими. Онытасы, югалтасы килми бит… Яшьләрнең кызыксынуы сөендерә, әлбәттә. Хәзерге яшьләр кызыксына икән, аларның киләчәге булачак. «Марийская радуга» проекты кысасында балалар белән уздырыла торган мастер-классларыбыз әнә шул максатларны күз уңаенда тота да инде. Аннан соң, милли хисләрдән тыш, профессиональ музыкант буларак та кызык бу миңа.

:: Яшь буын кызыксына, димәк?

– Балаларда, яшьләрдә кызыксыну бар. Ул каннарына сеңгәндер дип уйлыйм. Күпме гасырлар дәвамында ата-бабаларыннан калган традицияләр бит ул!..

:: Шÿвырның киләчәге кем кулында?

– Шÿвырның да, гомумән, милли уен коралларының киләчәге – безнең кулларда.

Заманча технологияләр чорында традицияләреңне я бөтенләй онытырга, я киресенчә, яңа ысуллар ярдәмендә, яңа яктан өйрәнергә була. Кайсы юлны сайлыйсың бит.

:: Аларның киләчәге  булсын өчен нәрсә эшләргә кирәк?

– Бу җәһәтән фестивальләр, онлайн һәм «ачык дәрес»ләр, кызыклы форматтагы концертлар, гомумән, балалар һәм яшьләр телендәге контент кирәк. Яшьләр тыңлый торган көйләрне дә милли уен кораллары белән баетып җибәрсәң, бу да кызыксынуны арттырыр иде.

Шÿвыр

Идел-Чулман төбәгендә яшәгән халыкларның сәнгати мирасында тиредән эшләнелгән күрек капчыкка, яисә мал куыгына ике сорнай көпшәсе беркетелгән музыка коралында уйнау традицияләре барлыгы билгеле.

Бу уен коралы тарихын тикшергәндә күп кенә моңа кадәр билгеле булмаган мәгълүматлар ачылды. Гамәлдән чыккан булса да, аның турында фактик материаллар бай һәм кызыклы. Димәк, тере традицияләре калмаса да, аны тергезеп, яңадан кулланышка кертү мөмкин. Моның өчен, беренчедән, булган материалларга нигезләнеп, фәнни-гамәли тәҗрибәләр үткәреп, бу коралны ясау, икенчедән, уйнау өчен репертуарын, башкару стилен дәлилле итеп реконструкцияләү һәм халык алдына чыгару кирәк.

Узган кырык елдан артык этнографик экспедицияләрдәге күзәтүләр, чагыштырмалы тикшеренүләр үткәрү нәтиҗәсендә шуны әйтергә була: бу музыка коралы элекке заманда Идел-Чулман буйларында яшәгән барлык халыкларда да кулланышта булган. Аны төрле төбәк сөйләшләрендә шыбыр, сорнай, кубыз, бызгы дип атаганнар. Русча аны волынка диләр. Идел-Чулман төбәгендә яшәүче руслар тарафыннан куык сорнайларны пузырь дип атау гадәте дә киң таралган.

Татарларның төрле сөйләшләрендә һәм алар белән этник-мәдәни элемтәдә булган башка халыклардагы куык-сорнайларның исем-атамаларын чагыштырып карыйк.

Шыбыр (тат.), шăппăр (чув.) һәм  шÿвыр (мари) – Идел-Чулман төбәгендә (төркиләр һәм фин-угорларда) киң таралган куык-сорнай исеме. Бу хәл төбәктә башка исемнәр белән чагыштырганда иртәрәк барлыкка килүенә бәйле булуы мөмкин.

Куык-сорнайларның татар мәдәниятенә бәйле булу мәсьәләсен ачыклауда XIX йөздә миссионерлар тарафыннан филология һәм этнография буенча материаллар бер микъдар күләмдә ярдәм итә. Мәсәлән, Н.Остроумовның Татарча-русча сүзлегендә төп лексик материал Казан губернасы керәшеннәреннән язылып алынган, анда керәшеннәрнең XIX йөзнең беренче яртысында шыбыр исемле куык-сорнайда (волынкада) уйнаулары турында мәгълүмат бар. Моннан тыш Чистай өязе Тауиле (Тавели) авылында «Под наигрыш пузыря» – «Шыбыр көенә» исемле гармун яисә скрипкада уйнала торган бию көе турында да мәгълүмат бар.

Парлы уен көпшәле төрек сорнаеның (тулум, тулуг зурнасы) гомуми күренеше. [Tаrlаbаşi Burhаn. Öz çаlgımız kаvаl. – Istаnbul, 1984.  исемле китаптагы рәсемнән карап төшерелде]

Идел Чулман төбәгендә шӱвыр коралының үзе һәм атамасының беренчел чыганагы булып Урта һәм Ерак Көнчыгыш халыкларының борынгы тынлы музыка коралы булуы мөмкин. Борынгы Иранда кулланылган тынлы уен коралының атамасы – шәйпур, Сириядә – шифора. Әлеге уен коралы һәм аның атамасы Идел-Чулман төбәгендә борынгы фарсы телле скиф-сармат, кабиләләре белән үзара этник һәм мәдәни элемтәләр нәтиҗәсендә барлыкка килүе мөмкин.

Шӱвыр атамасын марилардан тыш башка фин-угор телле халыклар кулланмый. Димәк, мари лексикасына бу сүз борынгы фин-угор берлеге таралган вакытта һәм дә скиф-сармат мәдәнияте тәэсире көчле булган җирле төрки кабиләләр белән аралашу нәтиҗәсендә барлыкка килүе мөмкин.

Төрки телле этник төркемнәрдән аны чуашлар (шăппăр) һәм керәшеннәр куллана (шыбыр).

Кыргыз-казакъларның күрек сорнайлары да Европа үрнәкләреннән аерыла һәм күп сыйфатлары белән Идел-Чулман халыкларының шундый ук коралына якын. Күчмә төркиләр буларак казакъ-кыргызлар күптәнге заманнардан бирле Идел-Чулман халыкларының күршеләре булып яшиләр. Казакъларның күрек сорнае турындагы Павел Львович Юдин (1864–1928) үзенең «Киргизы» атамалы этнографик язмасында бик сирәк тасвирлама бирә: «…казахская  волынка  состояла из двух коротеньких дудочек из камыша, приделанных к  бычьему  пузырю,  а извлекаемая музыка по звучанию напоминала звуки волынки».

Бер көпшәле казакъ сорнаеның (желбуаз) гомуми күренеше. [«Казахские народные музыкальные инструменты». – Алма-Ата: Изд-во «Өнер», 1986. исемле китаптагы рәсемнән карап төшерелде]

Шунысы һич шиксез: куык сорнайлар Идел-Чулман төбәгендә төбәк күренеше статусына ия һәм аларның һәрбер төбәктә аерым үзенчәлекләре булган. Әгәр дә бу тарихи уен коралын реконструкция аша яңадан тергезеп, сәнгать әйләнәсенә кертү гамәле тормышка ашырылса, бу адым, әлбәттә, тулысынча элеккеге сыйфатларын кабатлый алмаса да, тарихи эзлеклелекне дәвам итә торган бер күркәм омтылыш була алыр иде.

Геннадий Макаров,

сәнгать фәннәре кандидаты,

Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе

 

Людмила Мусихина, «Казан шәһәре мариларының милли-мәдәни автономиясе» иҗтимагый оешмасы җитәкчесе:

  • Марилар яши торган һәр районда традицион уен кораллары бар. Грантлар отабыз, яңа уен кораллары кайтартабыз, анда уйнарга теләүчеләр бар. Әмма Татарстанда яшәүче халыкларның милли уен коралларында уйнарга өйрәтүчеләр, аерым алганда, уку йортларында махсус бүлекләр юк. Бу өлкәнең төп проблемасы шул. Уен коралларының тарихын яхшы белгән, аларда уйнау серләрен башкаларга өйрәтә алган остазлар җитми. Ә теләк белдерүчеләр, әйткәнемчә, бар. Иң беренче чиратта, музыкаль белем бирү процессын көйләргә иде.

Бу – кызык!

  • Заманында шÿвыр марилар яшәгән һәр авылда булган. Борынгы заманнарда аны күбесенчә ритуаль йолалар вакытында кулланганнар.

  • Борынгы заманнарда әлеге инструментта уйнаучының кошлар һәм җәнлекләр телен аңлавына ышанганнар.

  • Язын марилар шÿвырда уйнап, дога кылып, кырлар буйлап йөргәннәр, уңай һава торышы теләгәннәр. Җәй уртасында шундый йола тагын кабатланган: бу юлы, шÿвырда уйнап, яхшы уңыш теләгәннәр.

  • Туйларда да, кешене соңгы юлга озату мәрасимендә дә шÿвырда уйнаучы түрдә булган. Аның тавышын «чистарыну»га тиңләгәннәр.

  • Әлеге уен коралы җеннәр куу йоласында да кулланылган.

  • Шÿвырда элек-электән бары ир-атлар гына уйнаган.

  • Өендә әлеге уен коралы булган гаилә, күченгән очракта, аны да үзләре белән алган, шÿвырны нәсел ядкәре буларак саклаган.

  • Мари халкында шÿвыр тавышын озаклап тыңлаган кешенең транска «китеп», авыруларыннан арына ала дигән ышаныч яши.

 

 


Фикер өстәү