«ВТ»ның махсус проекты — МИЛЛИ АККОРД | Курай турында

«Ватаным Татарстан» газетасының махсус проекты Татарстанда яшәүче төрле милләтләрнең традицион уен кораллары белән таныштыра. Аның чираттагы чыгарылышын КУРАЙга багышлыйбыз. Әлеге уен коралының Җир шарында яшәүче 120ләп төрле халык арасында таралуы билгеле. Һәр халыкның – үз курае. Бүген без татар курае һәм аның үзенчәлекләре турында сөйләшербез.

Курай ясау остасы Рафаэль Гайзетдинов: «Иң сөендергәне – балаларның кызыксынуы»

Татар кураеның язмышы кем кулында? Өметлеме ул? Аның абруен күтәрү – кемнең бурычы? Музыкант, курай ясау остасы Рафаэль Гайзетдинов белән әнә шулар турында сөйләштек.

– Курай ясарга кемнән өйрәндегез?

– Үзлектән өйрәндем. Ифрат Хисамовның курай ясарга өйрәтә торган китабы бар иде, иң элек шуннан карап ясадым. Ләкин барып чыкмады – ясаган кураем уйнамады. Шуннан соң, бу китапны читкә куеп, үзем җайлый башладым. Музыкант булгач, барын да чамалыйсың бит. Ярыйсы гына сыйфатлы курай килеп чыкты. Аны Ринат Мөхетдиновка да күрсәттем әле. Уйнап карагач, ул да ошатты. Ул чакта аның Түбән Камада эшләгән мәле иде. Шуннан миңа 750 курай ясарга куштылар. 3,5 айда ясап тапшырдым. Тәҗрибә юк ул чакта, тизлекне әйтмим дә инде. Ике киявем ярдәм итте. Менә шуннан башланды инде барысы да.

Мин ясый башлаганчы, курайны «чаңгы таягы» дип атыйлар иде. Нинди дә булса бәйгеләрдә курайда уйныйлар икән, «Бу бит инструмент түгел!» – дип кире бордылар.

– Курай ясау серләрен өйрәнергә теләүчеләр, сездән соң бу һөнәрне дәвам итәрдәй осталар бармы?

– Үзем курай ясау белән 20 еллап шөгыльләнәм. Хәзерге вакытта өченче укучымны әзерлим. Шуларның икесе – рус милләтеннән. Дөресен генә әйткәндә, руслар күбрәк тә кызыксына әле.

– Ә курайчылар, курайда уйный белүчеләр күпме?

– Күп. Мин саткан курайлар гына да 16 меңнән артып китте. Ихтыяҗ бар. Иң сөендергәне – балаларның кызыксынуы.

Курай ясау белән шөгыльләнә башлаган елларда профессиональ курайчыларны бергә җыеп, зур гына фестиваль оештыру тәкъдиме белән чыккан идем. Ул чакта ук моңа ихтыяҗ бар иде. Әмма Мәдәният министрлыгы бу уемнан кире кайтырга мәҗбүр итте. Алар да оештырмады, минем дә күңелем төште… Соңгы елларда милли мәдәниятләр, гореф-гадәтләр турында еш ишетәбез, бу юнәлешкә игътибар бирелә кебек. Әмма шул ук вакытта берни дә үзгәрми. Рөстәм Миңнеханов әле шушы көннәрдә генә Татарстанда 1500дән артык һөнәрче барлыгын һәм аларны Халыклар дуслыгы йорты «түбәсе» астына кертергә кирәклекне әйтте. Димәк, бүгенгә кадәр 1500 кешегә тиешле игътибар бирелмәгән. Ярый ла соң минем үз остаханәм бар. Билгеле, барын да үз акчама булдырмадым – ярдәм итүчеләр табылды. Әмма кайберәүләрнең  мондый мөмкинлеге  юк бит.

– Рафаэль абый, сез ясаган курай күпме тора?

– Төрлесе бар. Күптән түгел генә мин курайны тик агачыннан да ясый башладым. Аның технологиясе катлаулырак, материалы да шактый кыйммәтле. Андый курай 3000 сум тора. Җиз курайлар 1200 сумнан башлана. Тональностька карап, бәясе үзгәрә. Әмма минем инде күптән бәяләрне күтәргәнем юк. Гәрчә кайберәүләр миннән ике мәртәбә кыйммәткә сатса да.

– Курай ясау – керемле кәсепме?

– Юк. Дөресен генә әйткәндә, ике-өч мәртәбә туктарга кирәк дигән ният бар иде. Моны аңлагач, миңа грант бирделәр. Ул грант акчасына станокларымны арттыргач, күңелем үсте дә тагын тотындым инде (көлә).

– Курайның абруен ничек күтәрергә?

– Җитәкчелектән тора ул. Мин бу урында Башкортстанны мисал итеп китерер идем. Билгеле, башкортлар да курайны үзләре уйлап чыгармаган. Әмма заманында Мортаза Рәхимов аның абруен бик күтәрде. Музыка мәктәпләренә, уку йортларына, мәдәният үзәкләренә курайда уйнарга өйрәтүне мәҗбүри итеп куйды. Татарстанда да мәҗбүри төсмер өстәлсә, бер дә начар булмас иде. Курай – татарның җаны бит ул! Гади генә уен коралы булып тоелса да, күпме моң сыйган аңа. Аның мөмкинлекләре дә искиткеч киң бит. Югалтмасак иде кураебызны…

– Аның язмышы кем кулында?

– Бүген зур масштабта курай ясаучылар юк диярлек. Курай да – әлеге дә баягы, энтузиастлар кулында. Әмма алар да бик күренми. Ясап карыйлар да туктыйлар. Шуңа да язмышын бик өметле, дип әйтә алмыйм…

P.S. Без килгәндә, Рафаэль Гайзетдиновның укучысы да остаханәдә мәш килә иде. 35 яшьлек Казан егете Илнур Халиков моңарчы бөтенләй башка өлкәдә эшләгән. «Элекке эшемне ташлап, Рафаэль абый янына килдем. Инструмент ясау – иҗат, сәнгать бит ул, шунысы ошый», – диде ул безгә. Хәзерге вакытта үзе дә остаханә өчен бина җиткерә икән. Остазы исә укучысы белән горурлануын һәм аңа зур өметләр баглавын яшерми.

  Рафаэль Гайзетдинов остаханәсеннән видеорепортаж

Белгеч сүзе

Геннадий Макаров,

сәнгать белеме кандидаты,

Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе,

Казан дәүләт консерваториясе доценты

Курай – татар халкының иң борынгы һәм яраткан милли коралларының берсе.

Татарларның төрле этнографик төркемнәрендә курай коралының үзенчәлекле параметрлары бар. Казан тирәсендә яши торган татарларда ул – ике уен тишемле һәм сызгырту җайланмасы булган, чикләвек агачыннан эшләнгән курай төре. Иделнең уң ягында яшәгән мишәрләрнең этник төркемнәрендә шундый ук курай коралын «гүрәй» дип атыйлар. Татарларның Кама елгасының сул ягында (Көньяк-көнчыгыш Татарстан) яшәүче татарлар элек курайны кура көпшәсеннән ясаганнар. Ике уйнау тишеме булган бу озынча коралны «нугай курай» дип атаганнар. Әлеге атама барлыкка килүенең аңлатмасы да бар. Алтын Урда таркалган чордан алып XVII гасыр уртасына кадәр әлеге җирләр бер үк вакытта Казан ханлыгы һәм Нугай Урдасы (Маңгыт йорты) юрисдикциясендә булуларына бәйле. Шуңа күрә бу төбәк татарларның этник сәнгатендә нугай мәдәниятенең элементлары шактый нык сизелә.

Татарстанның көньяк-көнчыгыш районнары кураен өйрәнү эшләре 1931 елда Солтан Габәшинең музыкаль-этнографик эзләнүләре белән башланып китә. Бу экспедиция барышындагы хисап язмасында халык курайларында уйнау сәнгате традицияләре тасвирлана һәм Аксубай, Чирмешән, Лениногорск, Әлмәт, Азнакай районнарының күп кенә авылларында курайчылар репертуарының ноталы материаллары да китерелә.

Бу традицияләр монда 1980 нче еллар башына кадәр дәвам итә. Мәсәлән, миңа Зәй-Каратай авылында яшәүче өлкән курайчы белән аралашырга туры килде. Аның белән 1979 елның 23 августында таныштым. Гыйльфанов Ибраһим Гарифулла улы (1908 елда туган) яшьтәшләреннән үрнәк алып, балачакта ук курайда уйнарга өйрәнә.

Шулай итеп 1970 нче елларда татар авыл мәдәниятендә традицион курай әле бар иде, әмма курай сәнгатенә ихтыяҗ булмагач, бу сәнгать акрынлап сүнгән. Ибраһим бабай «Тәфтиләү», «Кара урман», «Шахта» кебек көйләрендә Зәй елгасы тирәсендәге татар авылларындагы курайда уйнау үзенчәлекләре чагылган уйнау алымнары белән таныштырды. Аның башкаруында «кыска көй», «такмак», «бию көе» җырлары да оригиналь яңгырады.

Аның курае тавыш тәрәзәле, өске ягы кыеклап киселгән, ике ягы да ачык. Озынлыгы – 60–70 см, калынлыгы – 20–21 мм.

Моннан тыш бу төбәктә ике тишемле, башы туры итеп киселгән, тешкә терәтеп уный торган кораллар турында хатирәләр шактый күп. Әмма бу курай төрендә уйнау катлаулырак булганга ул гамәлдән тизрәк чыккан. Төбәкнең аерым авылларында туры башлы курай турында танылган татар фольклоры җыючысы һәм курай сәнгатен тикшерүче Исмәгыйль Мусинның хезмәтләрендә теркәлгән. Әйтик, 1910–1952 елларда үзе җыйган уникаль курайлар коллекциясендә үсемлек сабагыннан ясалган көпшә курай да бар. Ул – курайчы Әлмәт районы Сталин исемендәге артель колхозчысы Корбанов Гали курае. Әле күптән түгел Лениногорск районының Сугышлы авылында мәгариф ветераны Минһаҗ ага Ямалиев (1914 елда туган) абыйсының хатыны Миңнури Кәлимулла кызы (1908–1978) туры башлы курайда уйнаганы турында сөйләде. Ул бик яхшы курайчы иде, мондый курайда тавыш чыгару ысулы башкортларның озын курайларына охшаш иде, ди. Бу традиция, Зәй һәм Шушма елгалары бассейны авылларында үткәргән этнографик тикшеренүләр материалларына караганда, киң таралган булган, әмма хәзерге вакытта сакланмаган.

Габәши әлеге традицияне Әлмәт районы Кама-Исмәгыйль авылында теркәгән. Ул башкаручы Шәмсикамал Хуҗина ике тишемле курайда уйнады, дип яза.

Бүгенге татар фольклор сәнгатендә киң таралыш тапкан курай җиде тишемле. Мондый курайлар элеккедән үк Кама елгасының уң ягында урнашкан татар авылларының традицион сәнгатенә хас. Бу корал диатоник тавыш тезмәле һәм якынча 30–35 см озынлыктагы, диаметры баш очында – 20 мм, ә түбән очында – 15 мм.

Хәзерге вакытта музыкаль көнкүрештә бу төр курай өстенлек итә. Анда уйнарга өйрәнү ансатрак, диапазоны киң, ансамбльдә уйнау мөмкинлекләре күбрәк булу һәвәскәрләрнең игътибарын җәлеп итә.

Шулай итеп, татарларның төрле этнографик төркемнәренең курайда уйнау сәнгате шактый катлаулы һәм күптөрле. Хәзерге көндә курайларның башта телгә алган төрләрен дә торгызасы иде. Әлеге этник курайлар мәдәниятнең ныклы бер өлеше булсын иде. Билгеле ки, курай мирасының бай палитрасын саклау турыдан-туры татар мәдәниятенең тотрыклылыгын, үсешенең көндәшлек сәләтен ныгытуга бәйле, чөнки курай – татар халкы музыка мәдәниятенең мөһим стратегик ресурсын тәшкил итә.

Әлмәт районының Кама-Исмәгыйль авылында яшәүче курайчы әбиләр. Солтан Габәши фотосы. 1931 ел. Әлеге авылда курайда уйнау традициясе әле дә яшиме икән? Моны ачыклар өчен, авыл җирлеге башлыгы белән элемтәгә кердек. Кызганыч, курайда уйный белүчеләр авылда калмаган икән инде…

Бу – кызык!

– «Курай» атамасы «кура көпшә» сүзеннән килеп чыккан.

– Курайда уйнау сулыш алу системасын ныгыта.

– Курай чыгарган аваз, аның тембры һәм динамик мөмкинлекләре ничек ясалышына бәйле.

– Курайның озынлыгы, төренә карап, 120–180 миллиметрдан алып 450–1000 миллиметрга кадәр була.

– Әмирхан Еники «Курай» хикәясендә әлеге инструмент турында болай дип яза: «Белмим, яшьтән үк тыңлап өйрәнгәнгә күрәме, миңа ясалма курайга караганда кырда үскән табигый курай якынрак та һәм тансыграк та иде. Дөресен генә әйткәндә, күптән инде мине бер нәрсә гаҗәпләндерә: ни өчен табигый курай бездә юк, ни өчен ул, әйтик, башкортларда сакланган да, бездә сакланмаган?.. Бик сирәк кенә очраган безнең курайчылар йә тимер, йә җиз курайда уйнаганнар. Бәлки, кеше кулы белән ясалган бу курайлар теге ялан кураена караганда әйбәтрәктер, курай сәнгатендә үзенә күрә бер алга китештер?.. Ихтимал, шуның өчен дә ясалма курай табигый курайны гамәлдән кысып чыгаргандыр?..»


Фикер өстәү