Илдар Гыймадиев: «Кадерләмәгәндә кубыз башка хуҗа эзләп китәргә мөмкин»

Кайда гына чыгыш ясамасын, аның янына халык җыела. Әллә үзенең тартып тору көче зур, әллә кубыз авазлары шулай тәэсир итә, Илдар Гыймадиевның бер генә чыгышы да игътибарсыз калмый. Кубыз нинди уен коралы, аңарда уйнарга бөтен кеше дә өйрәнә аламы? Без әнә шул хакта сөйләштек.

– Илдар, бер кубызда берничә кеше уйный аламы?
– Кубыз – шәхси әйбер. Ул хуҗасына ияләшә, аңа яраклаша белә. Кубыз көч бирә торган предмет та. Шаманнар беркайчан да үз кубызларын башка кешегә бирми, чын музыкант та уен коралын шулай кадерли. Ләкин мин яхшы кешегә тыныч шартларда үз уен коралымны биреп тора алам. Әлбәттә, күзләрендә очкын һәм кызыксынуны күрсәм. Ләкин беркайчан да шау-шулы мәҗлесләрдә уен коралыңны кунакларга «уйнап карарга» бирергә ярамый. Кубыз «үпкәли», аннан чирли башлый, аннан соң үлә яки башка хуҗа эзләргә китәргә (югалырга) мөмкин. Шуңа күрә кубызга яраткан кешеңә караган кебек карарга кирәк. Ул аны сизәчәк һәм бәяләячәк.

Кубызны ничек тәрбияләргә соң?
– Уйнаганнан соң корытып сөртү мәҗбүри. Спиртлы тукыма белән сөрткәндә бигрәк тә әйбәт. Аннары аны агач савытта сакларга, бәрмәскә, теләсә кайда калдырмаска да кирәк.

Кубызда уйнарга өйрәнү авырмы?
– Чын күңелдән кызыксыну булса, бик җиңел. Укытучы кирәк дип санасагыз, Казанда кубызда өйрәнү буенча мәктәп бар. Вакыт юк дисәгез, шәхсән үзем 100 дәрестән торган курс яздырдым. Безнең кубыз буенча мастер-классны «Сәләт» лагеренда да уздырган бар. Ике сәгатьтә кешегә уйнау нигезләрен төшендереп була. «Сәләт» балалары белән көндез дәрес үткәрдек, кичен алар сәхнәдә чыгыш ясадылар.


Әлеге уен коралы кешегә ничек йогынты ясый?
– Ул тәнгә дә, җанга да сихәт бирергә сәләтле. Медитатив уен стрессны киметә, кәефне күтәрә, иҗади мөмкинлекләрне ачарга, интуицияне арттырырга ярдәм итә. Әгәр дә үзегезне аңларга теләсәгез, кубызда уйнагыз. Шушы бәләкәй генә уен коралы сезне баштанаяк рентген кебек «күрергә» һәм һәр күзәнәгегезне уятырга сәләтле. Шаманнар кубызны үз ритуалларында юкка гына файдаланмый бит инде.

Үзегездә кызыксыну ничек уянды?
– Миңа инструмент һәм аның медитатив үзенчәлекләре ошады. Ул кешедә рухи үсешкә теләкне уята. Мин үзлектән уйнарга өйрәндем. Аннары әлеге уен коралын җитештерү турында уйлана башладым. Чөнки аны музыкаль кибетләрдә табып булмый бит. Ясау нияте тугач, бик күп халыкларның уен коралларын өйрәндем. Нәтиҗәдә Урал һәм Якутия осталарының эшләү манерасын файдаланып, үземнең өлгене әзерләдем. Кубызларны 3 ел элек ясый башладык. Бәясе 1500дән 5 мең сумга кадәр. Бәя аның катлаулылыгына бәйле инде. Иң кызыгы, минем музыкаль белемем юк бит, әйткәнемчә, үзлектән уйнарга өйрәндем. Мин бит, гомумән, финанс өлкәсен сайлаган кеше. Финансист булырмын дигән идем музыкант булдым менә.

Гөлинә Гыймадова


Фикер өстәү