Путин аз керемле кешеләрнең акчасыннан бурыч тотып калмаска кушкан

Владимир Путин Дәүләт Думасына, Хөкүмәт белән берлектә, кешеләрнең минималь керемен бурычларын тотып калудан саклау буенча чаралар әзерләргә тәкъдим иткән. 

Бу җәһәттән поручениеләр Кремль сайтына урнаштырылган. Аларны үтәү вакыты итеп 24 июльгә кадәрге чор билгеләнгән. Президент кушканны үтәүгә җаваплы кешеләр – Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин һәм Премьер-министр Михаил Мишустин.

Әйтергә кирәк, закон чыгаручылар бу мәсьәләне инде моңа кадәр дә күтәрде: моннан бер ел элегрәк “Бердәм Россия” депутатлары тиешле проект тәкъдим иткән иде. “Кешенең, кредит түләү буенча нинди генә бурычы булмасын, яшәргә акчасы калырга тиеш”, – дигән иде ул чагында проект авторларының берсе, фракция рәисенең беренче урынбасары Андрей Исаев.

Бурычлыларның хокукларын яклау буенча чираттагы адымга әйләнергә тиеш бу. Моңа кадәр – 2020 елның җәендә Россиядә социаль түләүләрдән бурычларны тотып калуны тыючы закон үз көченә керде. Хәзер счеттагы мондый акчалар тиешенчә тамгалана, һәм приставлар аңа тия алмый. Бу туендыручыны  югалту буенча пенсияләргә, гадәттән тыш хәлләрдән зыян күрүчеләр өчен пособиеләргә һ.б. кагыла.

 


Фикер өстәү