Рөстәм Миңнеханов Эльмир Низамов белән очрашты

 Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов яшь композитор Эльмир Низамов белән очрашты. Очрашу республика Хөкүмәте йортында узды, дип хәбәр итә Татарстан Президентының матбугат хезмәте.

Эльмир Низамов 2020 елда яшь мәдәният эшлеклеләре өчен Россия Федерациясе Президенты премиясен алган өч лауреатның берсе булды.

Рөстәм Миңнеханов композиторны әлеге бүләккә лаек булуы белән котлады һәм Эльмир Низамовның академик музыканы үстерүгә зур өлеш кертүен билгеләп үтте. «Татарстан үзенең яшь һәм зур уңышларга ирешкән мәдәният эшлеклеләре белән хаклы рәвештә горурлана ала», —  дип искәртте Президент.

Әңгәмә барышында алар республикада музыкаль сәнгатьне һәм композиторлар иҗатын үстерү хакында фикер алышты.

Эльмир Низамов Татарстанның иҗади яшьләргә ярдәм иткән өчен Рөстәм Миңнехановка рәхмәтен белдерде һәм үз әсәрләре яздырылган компакт-диск бүләк итте..


Фикер өстәү