Фидан Гафаров: «Кытай» заманында яшәгәч, бәлки шулай кирәктер, ләкин бит ул йөрәктә калмый»

Бүген Мәҗит Гафури исемендәге башкорт академия театрының апрельдә Казанда буласы гастрольләренә багышланган матбугат очрашуы үтте. Әлеге гастрольләр Камал театрында 13 апрельдә башлана. Гафури театры дигәч, күз алдыгызга Фидан Гафаров килеп баскандыр. Бу юлы әлеге актер катнашкан спектакль дә булачак. Гадәттәгечә, Фидан Гафаров журналистларны авызына гына каратып тора. Гәрчә очрашу тәмамланырга санаулы гына минутлар калганда килеп керсә дә. Аның фикерләренең кайберләрен сезгә дә тәкъдим итәбез.

Тамашачы алмашына, ләкин театрга мөнәсәбәт үзгәрми

– Тамашачы яшь буенча үзгәрде, кайберләре инде фани дөньяда да юк. Нишлисең, дөньяда бер генә нәрсә дә мәңгелек түгел. Бөтен нәрсә дә алмашынып тора, театрга да инде башка буын вәкилләре, яшьләр йөри. Әмма ничәмә ничә буынны берләштерә торган хисләр бар. Бу – сәнгатьне сөю, сәнгатьне кадерләү. Без ишетәбез инде: Казан тамашачысы да безне көтә. Кемнәр килә, без белгән өлкән буын артистлар килерме икән, диләр. Һәм менә без сезгә өр-яңа спектакльләрне дә, тамашачы яраткан репертуарны байтак еллардан бирле тотып торганнарын да алып киләбез.

Төшенкелеккә бирелергә ярамый

– Пандемия алҗытты, аны әйтәсе дә килми инде хәзер. Ул чорда үзебезнең авылларда, үз йортларыбызда чыкмыйча яттык. Бу авыру финанс ягыннан авыррак булды. Башка яклап зыяны булмады. Мин үзем бу чир белән барыбыз да чирләп чыгарбыз дип уйлыйм. Элек бит грипп белән дә авырдык, пневмониягә дә әллә ни ис китмәде. Бу чиргә дә шулай ук үтә торган чир дип карарга кирәк. Төшенкелеккә бирелергә ярамый. Шулай иткәндә без аны җиңәрбез. Ул бит татар яки башкорт казасы гына түгел, ул – бөтен дөньяга төшкән бәла. Аны күтәрә белергә кирәк.

«Бәхет хакы» – минем язмышым ул

Ике спектакль алып киләбез. «Бәхет хакы» (Халисә Мөдәрисова) спектаклендә төп рольне башкарам. Автобиографик спектакль дип әйтсәң дә була. Ул – минем тормыш, гәрчә Халисә, синең турында язмадым, дип әйткән  булса да. Минем дә олы малай гүр иясе булды, спектакльдә дә шундый фаҗигале хәл. Аннары Зариф кызын таба… Бөтен серләрен дә ачып бетермим, фәкать 20 ел сәхнәдә һәм 20 ел аншлаг белән бара дип кенә искәртәм. Бу спектакльдә бөтен халыкларга да уртак проблема күтәрелә. Акча артыннан куып, балаларны онытабыз, алар белән сөйләшергә, бер стакан чәй эчәргә вакыт таба алмыйбыз…

Икенче спектакль «Мин синең кайнәң булам» дип  атала. Ул бик талантлы актер турында. Ләкин аның бер начар гадәте бар, ул эчәргә ярата һәм театрга зур хилафлыклар китергәнгә, репетицияләргә соңга калганга, аны эшеннән алалар. Бичара яшәү өчен өй кирәк-ярагын сата башлый. Үзен танымасыннар өчен хатын-кыз киемен кияргә мәҗбүр була.

Татар театрына җибәрмәделәр

– Пандемия чорында финанс ягыннан авыр хәлдә калган вакыттарак «Нур» театры бер спектакльдә уйнарга чакырды. Мин, татар театрында уйныйм, дип бик янып йөри идем, үзебезнең директор туктатты. Бер спектакль турында гына сүз бара бит, дим. Юк, ди, уйнамыйсың. Чөнки башкорт театры дигәндә тамашачы сине һәм Нурия Ирсаеваны күз алдына китерә, ди. Иртәгә ул спектакльнең премьерасы…

Улым актер буларак тулысынча ачылды, дип әйтә алмыйм

– Артистның булган мөмкинлекләрен  күзаллап роль белән тәэмин итәләр дип уйламыйм. Улым – киң диапазонлы актер. Без хәзер яңа материаллар фейерверклар, режиссер алымнары белән шөгыльләнә башладык. Кытай заманында яшәгәч, бәлки шулай кирәктер, ләкин бит ул йөрәктә калмый. Матур, билгеле, күңелне генә кузгатмый. Татар һәм башкорт театры нигезендә фольклор ята. Безнең репертуар җыр, бию, тел, гореф-гадәткә корылырга тиеш. Ничек кенә оста башкарсак та, Горький, Чеховларны уйнап та әллә ни кыра алмыйбыз. Шушы хакыйкатьтән тайпылмаска кирәк. Тулаем алганда, без матур эшлибез һәм дөрес юлда барабыз.

Гөлинә Гыймадова

 

 


Фикер өстәү