Онколог эчәклектә яман шешне ничек булдырмаска икәнен аңлаткан

Моның өчен ничек тукланырга?
Эчәклектә яман шеш авыруы – илебездә ракның иң хәтәр төрләре арасында икенче урында. Әлеге чирдән үлем-китем очракларының 10 проценты шуңа туры килә. Шул ук вакытта, тормыш рәвешен үзгәртеп, ракның бу төреннән үлем-китемнең 50 проценттан артыграгын булдырмыйча калырга мөмкин. Бу хакта МедикФорум яза.

Табиб-онколог Андрей Воробьев әйтүенчә, эчәклектә яман шеш авыруы очракларының 54 процентын кисәтеп калырга мөмкин. Мәсәлән, чир очракларының өчтән бер өлеше клетчатканы аз куллануга бәйле: кеше тәүлегенә 30 грамм клетчатка ашарга тиеш.

Клетчатка куллануны арттыру өчен, әйтик, бодай икмәген арышныкына алыштырырга, шулай ук көненә кимендә биш порция яшелчә һәм җиләк-җимеш ашарга кирәк. Клетчаткага бай ризыклар белән туклану эчәк рагы куркынычын киметү генә түгел, бәлки инсульт, шикәр чире, холестеринның югары булуын, шулай ук эч кибүне булдырмый, эчәклекнең сәламәтлегенә уңай тәэсир ясый.

Табиб шулай ук кызыл итне, ит ризыкларын көненә 70 граммнан арттырмаска киңәш иткән. Кайбер көннәрдә итне бөтенләй ашамыйча тору, яисә аны ясмыкка, күркә итеннән ясалган фаршка алыштыру әйбәт, дигән ул.
Моннан тыш эчәклектә яман шеш куркынычын киметү өчен хәмер куллануны киметү, тәмәкене ташлау, артык авырлыкка ия булучыларга – ябыгу, даими хәрәкәт, физик активлык кирәк.


Фикер өстәү