Татарстанда барлык яман шеш очракларының яртысыннан артыгы башлангыч стадиядә табылган

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш онкологы Эдуард Нагуманов журналистлар белән очрашуда республикада башлангыч стадиядә табылган яман шеш очраклары артуын белдерде.

— Узган ел Татарстанда ачыкланган яман шеш очракларының 62,2 проценты башлангыч стадиядә табылган. Бер ел эчендә беренче тапкыр яман шеш табылу очраклары 1 мең очракка диярлек арткан. Мондый санның беркайчан да күзәтелгәне юк иде, — ди баш онколог.

Бу республикада гомер озынлыгы арту, коронавирус аркасында кертелгән чикләүләрнең тулысынча бетерелеп, тормышыбызга диспансеризация кебек профилактик тикшеренүләрнең кире әйләнеп кайтуына да бәйле, дип саный белгеч.

Бүген республикада яман шеш белән 120 356 кеше исәптә тора. 5-6 ел дәвамында исәптә торучылар саны да 5,4 процентка арткан. Яман чирне җиңгән, табиб күзәтүе астында тулы канлы тормыш белән яшәвен дәвам иткән кешеләр бу.

— Күрсәткечләрнең яхшыруы сөендерә, билгеле. Ләкин икенче яктан яман шешне ахыргача дәваларлык даруның әле дә булса уйлап табылмавы, борчуга сала, — ди Эдуард Нагуманов.


Фикер өстәү