Татарстанда диспансеризация вакытында 15 мең кешедә – йөрәк авыруы һәм 2 меңгә якын кешедә – яман шеш тапканнар

Татарстанда яшәүчеләр актив төстә диспансеризация һәм профилактик тикшерүләр уза. Сәламәтлек саклау министрлыгының профилактик ярдәм бүлеге башлыгы Елена Хафизова матбугат конференциясендә шул хакта сөйләп үткән.

Быел республикада яшәүче 2,3 миллион кешегә, шул исәптән балаларга (халыкның 60,1 проценты) диспансеризация уздыру күздә тотыла.

“Коронавирус инфекциясе кичергән 1,5 миллион кеше тирәнтен диспансеризация үтәргә тиеш. Бүгенгә аларның 800 меңнән артыграгын тикшердек”, – дип билгеләп үткән Хафизова.

Диспансеризация тикшерүләре нәтиҗәсендә 15 меңнән артыграк кешедә кан әйләнеше системасы авырулары ачыкланган. Асылда алар кан басымы югары булуга бәйле. Шул ук вакытта 1923 кешедә яман шеш табылган. Күпчелегендә – башлангыч стадиядә.

Табиблар һәр 8-10 кешенең берсендә теге яки бу чирнең баш калкытуын билгеләгән.
Исегезгә төшерәбез: бүген Татарстан – диспансеризация һәм профилактик тикшерүләргә җәлеп ителгән халык саны буенча Россиядә лидер төбәкләрнең берсе булып тора.


Фикер өстәү