Владимир Путин махсус хәрби операциядә катнашучыларның йортларына бушлай газ кертүне тәкъдим итте

Россия Президенты Владимир Путин махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары, шулай ук беренче төркем инвалидлар, инвалид бала тәрбияләүче гаиләләр өчен газ тоташтыруны субсидияләү тәкъдимен белдерде.

Путин сүзләренчә, 375 мең торак йорт әлеге программа буенча газга тоташтырылган инде. Программаның вакыты чикләнмәгән, сыйфатлы җылыту белән тәэмин итү социаль объектларга (сырхауханә, хастаханә һәм мәктәпләргә) да кагыла.

Россия Кораллы Көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында eroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны аша күбрәк белергә мөмкин.


Фикер өстәү