Узган елда Татарстанда диспансеризация барышында 2,6 мең кешедә яман шеш тапканнар

Диспансеризация һәм профилактик тикшерүләр ярдәмендә яман шешләр ачыклана. Күпчелеге – башлангыч стадиядә. Республика клиник онкология диспансерының оештыру-методик бүлеге җитәкчесе Камил Шакиров Иҗтимагый палатада шул хакта сөйләп үткән.

“Профилактик медицина тикшерүләре һәм диспансеризация вакытында 2 602 яман шеш очрагы ачыкланды”, – дип билгеләп үткән Шакиров – Шуның 74 проценты –башлангыч стадиядә”.
Татарстанда 500 меңнән артыграк хатын-кызның аналык җиңсәсе ракка тикшерелгән. 137 хатын-кызда яман шеш табылган. Бу – 1 проценттан кимрәк.
Маммография ярдәмендә 178 (1,3%) хатын-кызда сөт бизләрендә рак ачыкланган.
Табиблар 1000 кешенең үпкәсен тикшереп, 89ына (8,9%) яман шеш диагнозы куйганнар.


Фикер өстәү