Үзәк банк мошенниклыкка каршы көрәшү өчен яңа чара тәкъдим итте

Россия Банкы токенизацияләнгән карталар кулланып банкоматка акча кертүгә лимит билгеләргә ниятли, дип белдерде Үзәк банк башлыгы Эльвира Нәбиуллина Екатеринбургта узган «Финансларда кибериминлек» форумында. Ул билгеләп үткәнчә, әлеге чара мошенниклыкка каршы көрәштә ярдәм итәчәк. Бу хакта «Российская газета» яза.

Аның сүзләренчә, банк клиентлары бурычка алган акчаны мошенникларга ешрак күчерә башлаган. «Кешеләр бер банкта кәгазь акча белән кредит ала, аннары банкоматка килә һәм аны икенче банктагы куркынычсыз счетка – җинаятьченең исәп-хисап счетына күчерә», — ди Нәбиуллина.

Эзне бутау өчен, мошенниклар бу банкта үз картасын кешенең түләү кушымтасына «бәйли» һәм кешенең әле генә кредитка алган акчаны салуы банкта бернинди дә шик уятмый. «Мондый хәл килеп чыкмасын өчен токенизацияләнгән карталар буенча акча кертүгә лимит урнаштыру мәсьәләсен карарга тәкдим итәбез», — диде Үзәк банк башлыгы.

Нәбиуллина кредит мошенниклыгына каршы көрәшне быелга билгеләнгән төп бурычларның берсе дип атады. Үзәк банк статистикасыннан күренгәнчә, бүген банклардан урланган һәр дүртенче сум – бурычка алган акча.

  • Токенизация – банк картасының реаль мәгълүматын (мәсәлән, номеры, срогы, иминлек коды) уникаль цифрлы идентификаторга – токенга – алмаштыру, дип яза «РГ».

 


Фикер өстәү