Банклар мошенникларга каршы көрәшү өчен ясалма интеллект куллана башлаган

Банклар кредит мошенникларына каршы көрәшү өчен ясалма акыл куллана башлаган. Бу хакта ВТБ идарәсе рәисе Анатолий Печатников Көнчыгыш икътисади форумы кысасына “Известия” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә сөйләп үткән.

“Кредит мошенникларына каршы көрәшү өчен, башта махсус программа ярдәмендә клиентның кредитка мохтаҗлыгын бәяләячәкбез. Система, кредитка заявка тапшырудан алып, акчаны алганчы – барлык этапларда мошенникларның катнашу-катнашмавын күзәтеп торачак”, – дип аңлаткан ул.

Печатников әйтүенчә, программа мошенниклар йогынтысында тапшырылган заявкаларны читкә “томыру” мөмкинлеге бирә. Банк ясалма акыл ярдәмендә кредит алучының үз-үзен тотышындагы сәерлекләрне ачыклаячак. “Теге яки бу сәерлекләр клиентның интернет-банкына яки мобиль кушымтасына мошенникларның “кереп утыруы” турында сөйләргә мөмкин. Шуңа күрә мондый заявкалар өстәмә тикшерүгә җибәреләчәк”, – дип аңлаткан белгеч.


Фикер өстәү