Рөстәм Миңнеханов ВТБ президенты – банк идарәсе Рәисе Андрей Костин белән очрашты

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ВТБ президенты – банк идарәсе Рәисе Андрей Костин белән очрашты.

Очрашу Рөстәм Миңнехановның Хөкүмәт йортындагы эш кабинетында узды. Анда Татарстанның ВТБ белән төрле юнәлешләр буенча алга таба үзара файдалы хезмәттәшлеге мәсьәләләре каралды.

Рөстәм Миңнеханов очрашу барышында ВТБ җитәкчелегенә һәм шәхсән Андрей Костинга уртак эш өчен рәхмәт белдерде.

“Алга таба планнарыбыз буенча фикер алышу өчен очрашабыз. Бүген республиканың 9 шәһәрендә банкның 34 офисы эшләп килә. Юридик затларга бирелгән кредит күләме 241 миллиард сум тәшкил итә, – диде Рөстәм Миңнеханов. Тормышка ашырылып килүче проектлар бик мөһим булып тора. Аларның барысының да эшләвендә, әлбәттә, Сезнең хезмәтегез бик зур, дип билгеләп үтте ул Андрей Костинга мөрәҗәгать итеп.

ВТБ президенты – банк идарәсе Рәисе, үз чиратында: “ВТБ белән Татарстанның уңышлы хезмәттәшлеге нәкъ менә Сезнең хезмәтегезгә һәм биредә булдырылган шартларга бәйле”, – дип басым ясап әйтте.

“Бүген ВТБ – республика бизнесының төп партнеры. Без юридик затларны кредитлау күләме ягыннан алдынгылыкта барабыз. Татарстанның бик нык үсүен күреп торабыз, икътисадның күп өлкәләрендә – торак төзелеше, транспорт инфраструктурасы, сәнәгатьне үстерү һәм индустриаль егәрекләрне яңарту өлкәләрендә республикага ярдәм итү өчен барлык мөмкинлекләрдән файдаланачакбыз”, – диде Андрей Костин.

Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов Андрей Костинга республиканың социаль-икътисадый мөмкинлекләрен ныгытуга зур өлеш кертүе өчен “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен” орденын тапшырды.


Фикер өстәү