Чаллыда 56 яшьлек ир-ат тугызынчы кат тәрәзәсеннән егылып төшкән һәм исән калган. Бу хакта “Татар-информ” автомобиль төзүчеләр шәһәренең Сәламәтлек саклау идарәсе матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.
Хәзерге вакытта ир-ат Чаллының Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе реанимациясендә. Аңа кирәкле барлык ярдәм күрсәтелә.
“Ул авыр хәлдә. Табиблар аны үлем тырнагыннан йолып калу өчен мөмкин булганның барын да эшли”, – дип билгеләп үткән агентлык хәбәрчесенә Сәламәтлек саклау идарәсе белгече.