Коронавирустан үпкәсенең 90%ы зарарлаган ир-ат терелгән

Табиблар инвалид кыз тәрбияләүче атаны чын мәгънәсендә үлем тырнагыннан йолып калган.
Чаллы шәһәренең 5нче хастаханәсендә коронавирус үпкәсен 90 процентка зарарлаган бер ир-ат үлем тырнагыннан йолып калынган. Бу хакта җирле сәламәтлек саклау идарәсенең инстаграмдагы битендә хәбәр ителә.

— Үземне томан эчендә кебек хис итсәм дә, китсәм, инвалид кызым, карт әниемне кем карар, дигән уй башымнан чыкмады, – ди могҗиза белән терелеп, аягына баскан Владимир.

Узган елның октябрендә чирләп киткән ул. Үзендә салкын тию билгеләре сизгән, әмма узып китәр әле, дип табибларга күренмәгән. Чире көчәйгәч кенә хастаханәгә мөрәҗәгать иткән. Ә инде биредә сулышы бик нык кысыла башлагач, аны реанимация палатасына күчереп, ясалма сулыш алдыру аппаратына тоташтырганнар. Шөкер, бүлек мөдире Павел Егоров җитәкчелегендә табиблар Владимирның гомерен саклап калуга ирешкәннәр.


Фикер өстәү