«ВТ»ның уздырган «Шәфкать» бәйгесе җиңүчеләре билгеле

Бу бәйгебез изге һөнәр ияләре – медицина хезмәткәрләренә дан җырлау булды.

Кыл өстендә торган гомерләр, шәхси вакыт, гаилә иминлеге бәрабәренә башкалар сәламәтлеге өчен туктаусыз көрәш, фидакарьлек – сезнең хатларны укып, әлеге һөнәрнең авырлыгына һәм җаваплылыгына тагын бер кат инандык.

Җиде дистәгә якын рәхмәт тулы хат!  Соклану, горурлану, ярату! Сезнең хатлар аша без республиканың төрле районнарында эшләүче табиблар, фельдшерлар, шәфкать туташлары белән «очраштык». Рәхмәт әйтә белүегез өчен рәхмәт сезгә, кадерле укучыларыбыз! Барыбыз да сәламәт булыйк!

Җиңүчеләр

I урын – Сүрия Мингатина, Әтнә.   «Кызыл зона»: яшәү өчен көрәш» язмасы өчен.

II урын – Гөлзәлифә Әхмәтгалиева, Актаныш районы Качкын авылы.  «Сукмак» хикәясе өчен

III урын – Гөлнара Җәлилова, Казан. «Хәнияле Әлем» язмасы өчен.

III урын – Әлфирә Галиева, Аксубай. «Ак күбәләкләр илендә» язмасы өчен.

 

 


Фикер өстәү