«ВТ»да икеләтә бәйрәм: «Шәфкать» бәйгесе җиңүчеләре бүләкләнде, бәхетле язылучыбызга велосипед тапшырылды

Бүген безнең редакциядә шундый җылы, үзгә рәхәт мохит хөкем сөрде. Газетабыз игълан иткән “Шәфкать” бәйгесе җиңүчеләрен, аларның язма геройларын редакциягә кунакка дәштек.

Бәйге игълан ителгәннән көннән бирле редакциягә җиде дистәгә якын хат килде. Аларның һәркайсы кеше гомере, сәламәтлеге өчен көрәшкән фидакарь хезмәт ияләре – табиб, шәфкать туташы, фельдшерларга чиксез рәхмәт сүзләре белән сугарылган иде. Һәрбер хатта шушы шәфкать ияләре белән бәйле хәтирә-истәлекләр, аянычлы язмышлар, гомер буе йөрәк түрләрендә йөртә торган ихтирам, рәхмәт сүзләре урын алган иде. Араларыннан иң-иңнәрен сайлап алу җиңел булмады. Әмма уртак фикергә килдек:

I урын – Сүрия Мингатина, Әтнә. «Кызыл зона»: яшәү өчен көрәш» язмасы өчен.

II урын – Гөлзәлифә Әхмәтгалиева, Актаныш районы Качкын авылы. «Сукмак» хикәясе өчен

III урын – Гөлнара Җәлилова, Казан. «Хәнияле Әлем» язмасы өчен.
III урын – Әлфирә Галиева, Аксубай. «Ак күбәләкләр илендә» язмасы өчен.

Бүген менә шушы җиңүчеләребез белән күрешеп, якыннан аралашу бәхетенә дә ирештек. Ул гына да түгел, укыганда ук якыннан күрәсе, танышасы килү теләге уяткан язма геройлары белән дә күрештек. Шушы матур бәйгенең истәлеге итеп аларга Татарстан Сәламәтлек министрлыгының рәхмәт хаты белән истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Язылучыларыбыз арасында уйнатылган велосипед та бүген җиңүче Роза апа Вәлиева янына – Арчага кайтып китте. Бүләкне алырга Роза апаның улы Шамил килгән иде. “Моңа кадәр мондый бүләкләр откан юк иде әле. Җиңүебезне белгәч бик сөендек. Яңа велосипед алырга уйлап кына йөри идем әле”, — ди Шамил.


Фикер өстәү