Чаллыда тугызынчы сыйныф укучысы 10 нчы каттан егылып төшкән

Кичә Яр Чаллының 36нчы комплексында яшәүче гаиләдә фаҗига була — мәктәп укучысы 10 нчы каттан егылып төшкән.

Кызны 10.30 минутта тән җәрәхәтләре белнә җирдә тапканнар. Ул 10нчы каттан егылып төшкән. Аны коткарып кала алмыйлар. Полиция һәм «Ашыгыч ярдәм»не һәлакәт шаһитлары чакырткан.

Башлангыч тикшерү барышында 9 нчы сыйныф укучысының тулы гаиләдә яшәве ачыклана. Иртән әнисе Түбән Камага эшкә китән була. Өйдә кызның әтисе һәм абыйсы кала. Фаҗига вакытында алар йоклаган.

Әлеге факт буенча тикшерү бара. Фаҗиганың нечкәлекләре һәм шартлары ачыклана. Кызның кәрәзле телефонын алганнар, андагы материаллар ярдәмендә фаҗиганең сәбәпләре ачыкланырга мөмкин.


Фикер өстәү