Газетага язылу

Татарстанда бер тәүлек эчендә алты көймә томанда адашкан

Бик көчле томан төшү сәбәпле, Кама, Зөя һәм Идел елгаларында көймәләрнең адашуы турында 6 хәбәр керде, дип белдергән Россия МЧС Татарстан буенча Баш идарәсе.

Ике көймәнең йөртүчеләре, юлны мөстәкыйль табып, яр буенча чыга алган. Алты кеше һәм ике баланы җирле балыкчылар бәладән коткарган. Тагын ике кешене коткаручылар тапкан. Татарстан Гидрометеоүзәге мәгълүматларына караганда, якындагы көннәрдә томан сакланачак, шулай ук карлы яңгырлар явып үтәчәк, дип кисәтә коткаручылар.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре