Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта Федераль салым хезмәтенең Татарстандагы идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин әйтте.
“Бәясе 10 миллион сумнан артып киткән автомобиль хуҗалары арттырылган салым түли. Татарстанда шундый 658 машина исәпләнә. Былтыр аларның саны 389 ны тәшкил итте. Татарстанда кыйммәтле машиналар саны тотрыклы рәвештә үсә”, – диде ул. Татарстандагы иң кыйммәтле автомобиль – “Бентли континенталь”. Әлеге машина хуҗасына 296 мең сум күләмендә салым салганнар.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез