Татарстан күперендәге утлы юл фаҗигасендә зыян күрүчеләр саны дүрткә җиткән

Чаллының ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе реанимациясе табиблары бер кешенең гомере өчен көрәшә.

Татарстанда “М7” юлында Кама аша салынган күпердә чыккан утлы авариядә зыян күргән 4 кешене Чаллының ашыгыч медицина ярдәм хастаханәсенә китергәннәр. Зыян күрүчеләрнең берсе – реанимациядә, икесе – травматология бүлегендә. Тагын бер кеше хастаханәгә кереп ятудан баш тарткан, дип яза KazanFirst.

Авария юлның 1039 нчы чакрымында килеп чыккан. “Газель” машинасы, ягулыгы бетү сәбәпле, туктап калган. Почта ташучы “Скания”, зур тизлектә килүе сәбәпле, ике араны абайламыйча калып, аңа килеп бәрелгән. Бәрелешү сәбәпле ике автомобильгә дә ут капкан. Башта әле бер кешенең генә зыян күргәнлеге мәгълүм булган.

Агентлык хәбәрчесенә шәһәр сәламәтлек саклау идарәсеннән хәбәр ителгәнчә, зыян күрүчеләргә кирәкле барлык медицина ярдәме күрсәтелә.


Фикер өстәү