Юл фаҗигасендә һәлак булган “БМВ” хуҗасы турында хезмәттәшләре: “Тормышны шуның кадәр яратты!”

Кичә төнлә Башкортстанның Авыргазы районында Уфа-Оренбург автомобиль юлының 82 нче чакрымында 31 яшьлек хатын-кызның гомере өзелгән. Башкортстан Республикасы буенча ЮХИДИ матбугат хезмәте хәбәренә караганда, “БМВ” рулендәге ханым башта “Лада Веста”га, шуннан соң “Скания” йөк машинасына килеп бәрелгән. Фаҗигадә автоледи һәлак булган.

“БМВ” йөртүчесенең 2021 елда исерек хәлдә рульдә утырган өчен “права”сыннан мәхрүм калганлыгы мәгълүм. Экспертизалар билгеләнде”, – дип хәбәр ителгән ведомстводан. Дәүләт автомобиль инспекциясе бастырып чыгарган фотосурәттә иномарканың сәгатенә 240 чакрым тизлектә барганлыгы күренә. Тизлекнең чиктән тыш зур булуы сәбәпле, автомобиль тимер өеменә әйләнеп калган.

“Башинформ” ачыклаганча, ак төстәге “БМВ” рулендә Уфа районында яшәүе 31 яшьлек Радмила (исеме үзгәртелгән) булган. Социаль челтәрләрдәге аккаунтларына караганда, ханым медицина университетын тәмамлаган, әмма белгечлеге буенча эшләмәгән. Ул күчемсез милек өлкәсендә агент булып хезмәт иткән, фатирлар саткан. Россиядә тыелган социаль челтәрдә эше буенча күп кенә материаллар урнаштырган. Хезмәттәше мәгълүмат агентлыгы журналисты белән әңгәмәсендә Радмила турында сөйләп үткән.

“Барыбыз да шок халәтендә калдык. Радмиланың һәлак булуына әлегәчә ышана алмыйбыз. Бик изге күңелле, мәрхәмәтле кеше, кайвакыт дуамалрак булса да, һәрчак бик йомшак күңелле. Уңай карашлы кеше, үз эшенең остасы иде, эштә ниндидер сораулар туса, һәрвакыт ярдәм итәргә ашыкты. Гел елмаюлы, сөйкемле, күтәренке күңелле кеше буларак беләбез аны. Тормышны бик яратты. Аның үлеме бик тә кызганыч, туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз”, –дигән Радмиланың хезмәттәше мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә.

Аның мәктәптә укучы кызы һәм ире калган. Радмила иртәгә җирләнәчәк.


Фикер өстәү