Юл һәлакәтендә гомере өзелгән Дамир Низамов турында: Ул чын патриот иде

Кичә – 7 апрельдә Йошкар-Ола – Яшел Үзән – Казан юлында ике машина бәрелешүдән өч кешенең гомере өзелгән. Бу хакта Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы хәбәр итә. “Hyundai”ның Яшел Үзәннән Казанга барышы булган. Ул юл кырыенда туктап калган “LADA Granta” машинасына килеп бәрелгән”, – диелгән хәбәрдә. Бәрелешү сәбәпле иномарка йөртүчесе һәм пассажиры, шулай ук “ВАЗ” йөртүчесе һәлак булган.

Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев хәбәр итүенчә, авариядә аның ярдәмчесе дә булган.

– Яшел Үзән районы башлыгы ярдәмчесе Низамов Дамир Гайсовичның гомере юл һәлакәтендә фаҗигале өзелде. Ул җаваплы хезмәткәр, чын патриот, безнең дустыбыз һәм иптәшебез иде, — дигән ул үзенең телеграмм каналында.


Фикер өстәү