Исән-сау кайтыйк! Татарстан юлларында һәлак булучылар саны арткан

 

Ел башыннан бирле Татарстан юлларында 85 кешенең гомере өзелгән. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 29 очракка күбрәк. Вазгыять кискенләшү сәбәпле, Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе идарәсе башлыгы Рөстәм Гарипов бүген тиз арада журналистлар белән очрашырга мәҗбүр булды. 

– Фаҗигаләр күп булу аркасында, юлларда ЮХИДИ хезмәткәрләре саны артачак. Инспекторлар ял һәм бәйрәм көннәрендә дә көчәйтелгән режимда эшләячәк. Бүгеннән башлап юлларга мотопатруль дә чыкты. Алар мотоциклда кагыйдә бозу очракларын булдырмый калырга тиеш, – диде Татарстанның баш дәүләт автоинспекторы.

Гади генә кагыйдәләрне истә тотарга кирәк! Рөстәм Гарипов юллардагы фаҗигаләрне киметү өчен иң төп киңәш дип шуны атый. Матбугат очрашуында да бу сүзләрне еш кабатлады ул. Республика юлларында куркыныч очраклар турында еш ишетәбез. Соңгы арада бигрәк тә – ике көннең берендә Татарстанның әле бер, әле икенче районында юл фаҗигасе килеп чыгу турында хәбәрләр алына.

16 апрельдә Сарман – Җәлил юлының 26 нчы чакрымында килеп чыккан юл фаҗигасендә 19 яшьлек егетнең гомере өзелде. Пәнҗешәмбе көнне Яшел Үзәндә «Maybach» автомобиле белән «Нива» машинасы бәрелешеп, ике кеше һәлак булды. Бүгенге иртә дә фаҗигале хәбәрдән башланды. Бөгелмә районында Казан – Оренбург юлында өч кешенең гомере өзелде.

– Мондый фаҗигаләр булмасын өчен, машинага утыруга, куркынычсызлык каешын эләктерергә кирәк. Аның кеше гомерен саклап калуы күптән расланган. Сарман юлында гомере өзелгән машина йөртүче егет тә куркынычсызлык каешын эләктермәгән булган. Өстәвенә ул, рульдә йокыга китү сәбәпле, каршы як полосага чыккан дип фаразлана. Гомумән, юл фаҗигаләренең күбесе машина йөртүчеләрнең рульдә йоклап китүе аркасында килеп чыга. Шуңа күрә арыган килеш юлга чыгарга ярамый. Исерек килеш машина йөртергә ярамавы да беркем өчен яңалык түгел югыйсә. Әмма юлда андый фаҗигаләр дә әледән-әле күзәтелеп тора, – дип сөйләде Рөстәм Гарипов.

Бу урында җәйге чорда әйтелә торган тагын берничә киңәшне дә кабатларга мәҗбүр булды ул. Җәяүленең киемендә яктылык кайтаргыч булырга тиеш!

– Бигрәк тә кичке якта юлга чыкканда иң беренче чиратта әнә шуны кайгыртырга кирәк. Машина йөртүче караңгыда җәяүлене күреп бетермәскә мөмкин. Ата-аналарга аерым мөрәҗәгать итәсем килә: мотоцикл – үлемгә алып баручы уенчык ул. Балагызга шундый бүләк ясар алдыннан җиде кат уйлагыз, – дип кисәтте Рөстәм Гарипов.

Сүз уңаеннан, җәйге чорда Татарстан юлларында 60 яңа камера пәйда булачак. Аларны юл һәлакәтләре еш килеп чыккан урыннарга куячаклар. Юл сагында торучылар аларның аварияләр санын киметергә ярдәм итәсенә өметләнә.

 


Фикер өстәү