Каеш кирәк. Татарстан юлларында зыян күргән балалар саны арта!

Татарстан юлларында зыян күргән балалар саны арта! Юл сагында торучылар шулай дип чаң суга. Андый чакта гаеп атта да, тәртәдә дә була, билгеле. Әмма сүз балалар турында барганда, төп җаваплылык ата-ана җилкәсенә төшә, ди белгечләр. Яңа уку елы башланыр алдыннан балаларны да, ата-аналарны да аеруча уяу булырга чакыра алар.

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе идарәсе җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Айрат Сәмигуллин сүзләренә караганда, ел башыннан бирле республика юлларында 9 баланың гомере өзелгән. Белгечләр чаң суга: узган ел республикада ел дәвамында (!) шулкадәр фаҗигале очрак теркәлгән булган. Агымдагы ел башыннан бирле республикада балалар катнашында барлыгы 278 юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан. Аларда 291 бала җәрәхәтләнгән.

Юл һәлакәтендә күбрәк пассажир балалар зыян күрә. Ел саен шул хәл. Быел республикада пассажир балалар катнашында 127 юл һәлакәте килеп чыккан. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 35 очракка күбрәк. Айрат Сәмигуллин, юлдагы мондый аянычлы очраклар еш кына гади генә кагыйдәләрне үтәмәү аркасында килеп чыга, дип кисәтә.

– Салондагы баланың гомере өчен тулысынча машина йөртүче җаваплы. Ни кызганыч, гади генә куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәү ата-ананың үзләре өчен генә түгел, бала өчен дә аяныч тәмамланырга мөмкин. Машинада барганда бала кулда булса, бигрәк тә. Машина кисәк кенә туктаганда, бәрелгәндә, пассажирның авырлыгы берничә мәртәбә арта. Шуңа күрә андый чакта баланы бәрелү, имгәнүләрдән саклап калу мөмкин түгел, ул махсус кәнәфигә утыртылган булырга тиеш, – ди ул.

Юлдагы хәлләр дә бу сүзләрнең хаклыгын раслый. Хәтерләсәгез, 6 август көнне Арча – Олы Әтнә юлында коточкыч авария булды. «LADA» машинасы тракторга килеп бәрелү аркасында өч кешенең, шул исәптән биш яшьлек баланың гомере өзелде. Айрат Сәмигуллин сүзләренә караганда, әби-бабасы белән өенә кайтып барган бала махсус кәнәфигә утыртылмаган булган.

– Машинада бала булганда җаваплылык икеләтә арта. Ул, иң беренче чиратта, махсус кәнәфидә утырырга тиеш. Моны инспектор штраф язмасын өчен түгел, ә баланың иминлеге өчен эшләргә кирәк! Машинада бала булганда йөртүче тизлекне арттырмаска, һава торышын исәпкә алып хәрәкәт итәргә, арыган килеш рульгә утырмаска тиеш, – ди Айрат Сәмигуллин.

Бу урында ел да кабатлана торган саннарны да искә төшерергә мәҗбүр булды ул.

 Балалар кәнәфие үлем-китем очракларын – 54 процентка, имгәнү ихтималын – 76 процентка, авыр тән җәрәхәтләре алу куркынычын 92 процентка киметә. Күпсанлы тикшеренүләр ярдәмендә күптән расланган факт бу.

Ел башыннан бирле балалар катнашында килеп чыккан юл фаҗигаләренең өчтән берен җәяүлеләр катнашындагысы тәшкил итә. Белгечләр бу очракта да балаларга юл аша чыгу кагыйдәләрен, аерым алганда, рөхсәт ителгән урыннардан гына чыгарга яраганлыгын кат-кат аңлатырга өнди. Мондый фаҗигаләрне кисәтү өчен, баланың киемендә яктылык кайтаргыч элемент та булырга тиеш, ди алар. Финляндиядә, әйтик, моны закон белән мәҗбүр итәләр. Андый тәртип гамәлгә кергәч, җәяүле балалар катнашындагы юл һәлакәтләре саны 75 процентка кимегән.

– Ата-ана баласына скутер, мопед, мотоцикл ише кәттә бүләк ясар алдыннан да җиде кат уйласын иде. Юкса, күпләр боларның ни дәрәҗәдә куркыныч бүләк икәнен фаҗига булгач кына аңыша, – ди Айрат Сәмигуллин. – Мисал өчен, май башында Әлмәттә мотоцикл белән идарә иткән бер баланың гомере өзелде. Аның өстенә «Опель» машинасы килеп менгән. 14 август көнне Лаешта да шундый ук фаҗига булды. Пидбайк (мотоциклның бер төре. – Ред.) белән идарә иткән 14 яшьлек малай «ГАЗель» астына килеп кергән. Бәхеткә, ул исән калды, төрле авырлыктагы тән җәрәхәтләре белән хастаханәгә озатылды. Ә бит мондый төр техника белән ябык паркларда махсус тренерлар күзәтүе астында саклагыч җайланмалар киеп кенә йөрергә ярый.

21 август – 10 сентябрь аралыгында Татарстанда «Игътибар – балалар!» акциясе уза. Акция барышында инспекторлар мәктәп юлларының, балаларны укырга йөртүче автобусларның торышын тикшерәчәк. 1 сентябрьдә исә ЮХИДИ инспекторлары мәктәп яннарында сакта торачак.

Юл сагында торучылар мәктәптә укулар башланыр алдыннан ата-аналарны аеруча уяу булырга чакыра.

– Ата-ана баласы белән көн дә сөйләшү, аңлату эшләре алып барсын иде. Бала юлның хаталарны кичермәвен белеп торырга тиеш. Юлда йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәклеген үз мисалыгызда күрсәтегез. Балагыз белән аның мәктәпкә яки башка урыннарга йөри торган юлларыннан җәяү барып, андагы куркыныч урыннарны тикшерегез, – ди Айрат Сәмигуллин. – Машина йөртүчеләр дә игътибарлырак булсын иде. Юлда, бигрәк тә мәктәп, җәяүле кичүе яннарында тизлекне киметергә, куркынычсызлык каешын эләктерергә онытмасыннар, балаларны фәкать махсус кәнәфидә генә утыртып йөртсеннәр.

 

Сан

Агымдагы ел башыннан бирле республика юлларында барлыгы 2 меңнән артык юл һәлакәте килеп чыккан. Аларда 158 кешенең гомере өзелгән. 2,5 меңнән артык кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган.

Динә Гыйлаҗиева

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү