Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Рифкать Миңнехановка кайгы уртаклашу телеграммасы юллады

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, галим Мирфатыйх Зәкиевнең вафаты уңаеннан, Татарстан Фәннәр Академиясе президенты Рифкать Миңнехановка кайгы уртаклашу телеграммасы юллады.

 

«Хөрмәтле Рифкать Нургали улы!

Татар халкының күренекле улы, зур галим, талантлы һәм кабатланмас шәхес Мирфатыйх Зәки улы Зәкиевнең вафаты уңаеннан олы кайгы уртаклашам. Мирфатыйх Зәки улының татар тел белеме һәм тюркология фәне үсешенә, республиканың югары мәктәбе мөмкинлекләрен арттыруга, сайлаган хезмәт юлына чиксез тугрылык һәм туктаусыз иҗади эзләнүләр рухында яшь галимнәр тәрбияләү эшенә керткән өлеше бәяләп бетергесез. Әлеге зыялы, нык ихтыярлы, максатчан һәм эш сөючән олуг затның тормыш юлы һәркем өчен үзенең яраткан һөнәренә, газиз халкына, туган иленә хезмәт итүгә багышлауның күркәм үрнәге булып тора. Мирфатыйх Зәки улы олы ихтирамга лаек, игелекле, матур озын гомер кичерде һәм киләчәк буыннарга тиңдәшсез фәнни мирас һәм үзе турында бары тик изге хатирәләр генә калдырды.

Чын күңелдән барлык Татарстан халкының, Мирфатыйх Зәки улының туганнарының һәм якыннарының олы хәсрәтен уртаклашам. Рөстәм Мирфатыйх улына һәм Илдар Мирфатыйх улына, әтиләре вафаты сәбәпле тирән кайгыларын уртаклашып, ихлас йөрәктән күркәм сабырлыклар телим.

Мәрхүмнең авыр туфрагы җиңел, урыны оҗмах түрендә булсын».


Фикер өстәү