Рөстәм Миңнеханов, Лев Васильев вафаты уңаеннан, кайгы уртаклашу телеграммасы юллады

«Хөрмәтле Инна Вениаминовна!

Татарстанлылар исеменнән һәм шәхсән үземнән, ирегез Лев Борисович Васильев вафаты уңаеннан, тирән кайгыгызны уртаклашуыбызны кабул итегез.

Аның исеменә Кама автогиганты һәм Чаллы шәһәре төзелеше, гомумән, илебез автомобиль сәнәгатенең һәм машина төзелешенең нәтиҗәле үсеше бәйләнгән атаклы җитәкче дөньядан китте, – диелә телеграммада. – Масштаблы, кабатланмас шәхес буларак, Лев Борисович исән вакытында ук чын легендага әверелгән иде. Аның искиткеч хезмәт сөючәнлеген, максатчанлыгын, куәтле иҗади рухын, үз тирәсендәге кешеләрне бергә туплый һәм актив эшләүгә рухландыра белүен камазлылар, һөнәр һәм тормыш юлларында бу уникаль кеше белән очрашу бәхетенә ия булганнар барысы да бүген чиксез ихтирам һәм рәхмәт сүзләре белән искә ала. Лев Борисовичның озын, вакыйгаларга бай һәм эчтәлекле, чын-чынлап матур тормышы туган илеңә һәм халкыңа ихлас күңелдән хезмәт итүнең, һөнәреңә тугрылыкның һәм кешеләрне бик нык яратуның бәяләп бетергесез үрнәге булып тора.  Татарстанлыларның хәтерендә Лев Борисович Васильев  нәкъ шундый: көчле, талантлы җитәкче, хезмәтенә бирелгән, якты һәм юмарт күңелле кеше булып калачак.

Сезнең белән бергә кайгырабыз, Сезнең һәм Лев Борисовичның барлык  якыннары белән бу кире кайтарып булмаслык зур югалту ачысын бүлешәбез. Сез йөрәгегезгә иң якын, иң кадерле кешеләрегезнең берсен, гомер юлыннан җитәкләшеп атлаган, бөтен шатлык һәм борчуларыгыз уртак булган затны югалттыгыз. Бирешмәгез, бу авыр, хәсрәтле көннәрдә көчле рухлы булуыгызны телибез, туганнарыгыз һәрчак яныгызда булсын».

 


Фикер өстәү