Татарстан Президенты социолог Леокадия Дробижева вафаты сәбәпле кайгы уртаклашу телеграммасы юллады

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Милләтара мөнәсәбәтләрне өйрәнү үзәге җитәкчесе Леокадия Михайловна Дробижеваның вафат булуы сәбәпле, Россия Фәннәр академиясе академигы, академиянең Социология үзәге Социология институты директоры, фәнни җитәкчесе Михаил Горшковка кайгы уртаклашу телеграммасы җибәрде.

“Атказанган фән эшлеклесе, илебезнең этносоциология өлкәсенә нигез салучылардан берсе Леокадия Михайловна Дробижеваның үлеме турындагы хәбәрне ишеткәч, бик борчылдым, – диелә телеграммада. – Сезнең институт, Россия фәне, җәмгыятебез гаять зур югалту кичерә – Леокадия Михайловна зур шәхес, чын мәгънәсендә энтузиаст, талантлы тикшерүче һәм җитәкче иде. Ул яшь буынга үрнәк алырлык матур, мәгънәле, вакыйгаларга бай, туып үскән иле, фән файдасына лаеклы казанышлар белән тулы гомер юлын узды.

Татарстанда Леокадия Михайловнаны ихтирам иттеләр, эшчәнлеген, республикада милләтара мөнәсәбәтләр өлкәсен камилләштерүгә мөһим өлеш кертүен югары бәяләделәр. Леокадия Михайловнаны белүчеләр, зыялы, зирәк, рухи яктан бай кеше буларак, аның якты истәлеген саклаячакларына иманым камил. Мәрхүмәнең туганнары һәм якыннарының олы кайгысын уртаклашам. Бу авыр көннәрдә аларга түземлелек, ныклык телим”.


Фикер өстәү