Яшь галимнәргә ярдәм итү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

Бүген Казан фәнни-тикшеренү техник университетында (КНИТУ-КАИ) Дәүләт Советының «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе утырышы узды, анда парламентарийлар Татарстанда яшь галимнәргә дәүләт ярдәме чаралары турында фикер алыштылар.

Утырышта ТР Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов, Казан дәүләт медицина университеты ректоры Алексей Созинов, В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновацион университетының беренче проректоры, фәнни эшләр буенча проректоры Игорь Бикеев, КНИТУның фәнни һәм инновацион эшчәнлек буенча проректоры Виталий Бабушкин, фәнни җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты.

Утырыш башланыр алдыннан «Мәрхәмәт-Милосердие» берләшмәсе әгъзалары лазер һәм аддитив технологияләр кафедрасында, институтның квант үзәгендә булдылар һәм югары уку йортының фәнни-тикшеренү эшчәнлегенең алдынгы юнәлешләре белән таныштылар.

Утырышны ачып, берләшмә җитәкчесе Алсу Нәбиева чарада катнашучыларны 8 февральдә билгеләп үтелә торган Россия Фән көне белән котлады һәм илдә фән һәм технологияләр унъеллыгының төп бурычларының берсеталантлы яшьләрне фәнни-тикшеренү өлкәсенә җәлеп итү, дип билгеләп үтте. «Безнең республика Рәисе 2024 елны Татарстанда фәнни-технологик үсеш елы дип игълан итте, дип искәртте ул. Җәмгыятьтә фәнни белемнәрне популярлаштыруга сорау зур. Ел саен үткәрелә торган «Фәнгә тугрылык өчен» Бөтенроссия премиясе моңа ачык дәлил булып тора. 2023 елда гаризалар саны буенча «Елның фәнни-популяр проекты» номинациясе иң күп көндәшле булды. Фәнне популярлаштыручы бик күп конкурслар һәм чаралар үткәрелә. Фәнне популярлаштыручылар өчен грантларның икенче конкурсына гаризалар кабул итү башланды«.

Алсу Нәбиева әйтүенчә, «Фән һәм университетлар» илкүләм проекты ярдәмендә Татарстанда яшь галимнәргә ярдәм күрсәтелә, федераль программа кысаларында перспективалы яшь галимнәр җитәкчелегендә яңа лабораторияләр челтәре җәелдерелә. Кабул ителгән чараларның нәтиҗәлелеге үз җимешләрен бирә республикада яшь тикшеренүчеләр саны 4,5 мең кешегә җиткән.

Яшь галимнәр чимал чыгару һәм эшкәртү, химия һәм мәгълүмати-телекоммуникация технологияләре, энергетика, агробиотехнологияләр һәм азык-төлек куркынычсызлыгы, медицина һәм сәламәтлек саклау өлкәсендә тикшеренүләр белән шөгыльләнәләр.

2019 елдан башлап Татарстанда илкүләм проект чараларын гамәлгә ашыруга 12 млрд сумга якын акча җәлеп ителгән. Акча, шул исәптән, алдынгы инженерлык мәктәпләре, тикшеренү эшләре һәм югары уку йортларының алдынгы инфраструктурасы өчен югары класслы шартлар булган фәнни үзәкләр булдыруга юнәлтелә.

Фәнни-технологик үсеш елы кысаларында республикада күп санлы күргәзмә һәм мәгърифәтчелек чаралары узачак.

Үсеп килүче буынны кече яшьтән тикшеренү процессына җәлеп итү өчен фәнни-технологик үсеш елы кысаларында республикада күпсанлы күргәзмә һәм мәгърифәтчелек чаралары узачак.

ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов фәнни-техник эшчәнлекне популярлаштыру, яшьләрнең тикшеренү һәм инновацион активлыгын стимуллаштыру буенча масштаблы эш алып барылуы, шул исәптән конкурслар, фәнни премияләр, грантлар һәм стипендиаль программалар турында сөйләде.

«Ел саен инженер фәннәре өлкәсендә алдынгы өч яшь галимгә В.Е. Алемасов исемендәге Татарстан Республикасы дәүләт премиясе тапшырыла, диде ул. М.И. Мәхмүтов исемендәге Татарстан Республикасы дәүләт бүләге мәгариф оешмаларының педагогик хезмәткәрләренә, шул исәптән яшь галимнәргә, мәгариф өлкәсендәге күренекле фәнни-методик казанышлар һәм аларны мәгариф процессына керткән өчен бирелә. Ел саен фәнни оешмаларда, сәнәгать предприятиеләрендә яисә мәгариф учреждениеләрендә актив тикшеренүләр өчен 20 грант һәм 12 премия тапшырыла. Яшь галимнәр, аспирантлар һәм студентлар Татарстан Республикасының махсус Дәүләт стипендиясе, Татарстан Республикасы Рәисестипендиясе һәм Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең стипендиясе белән бүләкләнәләр».

Андрей Поминов шулай ук яшь галимнәр дәгъва итә ала торган республиканың халыкара һәм дәүләт премияләрен дә санап чыкты. Бу фән һәм техника өлкәсендә ТР Дәүләт бүләге, Е.К. Завойский, А.Е. Арбузов, А.Н. Туполев, В.В. Марковников исемендәге халыкара премияләр, шулай ук танып белүнең төрле өлкәләрендә казанышлар өчен бирелә торган ТР Фәннәр академиясенең исемле премияләре.

Фикер алышу барышында депутатлар республика муниципалитетларында «Академик десант» проектын активрак гамәлгә ашыру, «Фән янәшә» проектын һәм яшь галимнәрнең«Фәнни волонтерлык» проектын гамәлгә ашыруны дәвам итү зарурлыгын билгеләп үттеләр.


Фикер өстәү