Татарстанда 4 меңгә якын кеше «Мобиль сайлаучы» системасына кушылган

Татарстанда бер атна эчендә 3726 кеше «Мобиль сайлаучы» системасына кушылган. Бу хакта бүген Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе утырышында әйттеләр. Утырышны комиссия рәисе Андрей Кондратьев уздырды.

«Әлеге күрсәткеч бу системаның кирәклеге һәм аның уңайлы булуын раслый. Безнең сайлаучылар алдан ук үз планнарын төзи. «Мобиль сайлаучы» системасы илнең теләсә-кайсы төбәгендә, теләсә-кайсы участокта тавыш бирү мөмкинлеге бирә», – диде Андрей Кондратьев.
«Мобиль сайлаучы» системасы аша тавыш бирү өчен гаризаны 29 гыйнварда кабул итә башладылар. Аны күпфункцияле үзәкләрдә тапшырырга мөмкин. Моннан тыш гаризалар Дәүләт хезмәтләре порталы аша, шулай ук территориаль сайлау комиссияләрендә кабул ителә. Аларны 11 мартка кадәр тапшырырга мөмкин. 6-11 мартта исә участок сайлау комиссиясенә дә гариза тапшыру мөмкинлеге пәйда булачак.

Исегезгә төшерәбез: Россия Президентын сайлау өч көн – 15-17 мартта уздырыла. 1 гыйнварга алынган мәгълүматларга караганда, республикада 2 928 633 кеше сайлау хокукына ия.


Фикер өстәү