Татарстанда 29 июльдән “мобиль сайлаучы” механизмы эшли башлый

8 сентябрьгә кадәр үзебез өчен уңайлы урында тавыш бирү турында гариза тапшырырга мөмкин. Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенең 111нче утырышында шул хакта карар кабул ителде.

Республика халкы 13 сентябрь – бердәм тавыш бирү көнендә Татарстан Президентын, муниципалитетлар депутатларын сайлаячак. Моннан тыш Түбән Кама сайлау округында һәм Алабуга бер мандатлы округында өстәмә сайлаулар булачак.
Сайлаучыларга уңайлы булсын өчен, 29 июльдән “мобиль сайлаучы” механизмы эшли башлаячак. Ул кешегә сайлау участогына килмичә генә, үзе өчен җайлы урында (яшәү урыны буенча түгел, ә вакытлыча булу урыны буенча) тавыш бирү мөмкинлеге бирә.
Вакытлыча булу урыны буенча сайлаучылар исемлекләренә кертү турында гаризаны территориаль, шулай ук участок сайлау комиссиясенә тапшырырга мөмкин. Аларга тапшыру вакыты гына – төрлечә.
Казан, Чаллы, Әлмәт һәм Түбән Кама территориаль сайлау комиссияләре (ТИК) 2020 елның 29 июленнән 8 сентябрьгә кадәр (эш көннәрендә 16.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькәчә, ял һәм бәйрәм көннәрендә, тәнәфессез, 9.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькәчә) гаризалар кабул итәчәк. Калган муниципаль берәмлекләрнең территориаль сайлау комиссияләренә мондый гаризаны эш көннәрендә 15.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькәчә, ял һәм бәйрәм көннәрендә, тәнәфессез, 8.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькәчә тапшыру каралган.
Ә инде участок сайлау комиссияләре (УИК) үзең өчен уңайлы урында тавыш бирү турында гаризаларны 2 сентябрьдән генә кабул итә башлаячак (8 сентябрьдә кабул итү тәмамлана). Казан, Чаллы, Әлмәт һәм Түбән Кама участок сайлау комиссияләренең эш режимы – эш көннәрендә 16.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькәчә, ял һәм бәйрәм көннәрендә, тәнәфессез, 9.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькәчә. Башка район һәм шәһәрләрдә участок комиссияләрендә ТИКлар белән бер вакытта кабул итәләр.
Сайлаучылардан мондый гаризалар шулай ук МФЦ офисларында һәм Дәүләт хезмәтләре күрсәтү федераль порталында кабул ителә. Гариза тапшырганда, паспорты күрсәтү кирәк.


Фикер өстәү