Өйдән-өйгә йөреп аңлаталар. Сайлау турындагы барлык сорауларга җавап табылачак

Татарстан Россия Президентын сайларга әзерләнә. Дәүләт башлыгы кандидатурасы буенча тавыш бирү 3 көн дәвамында: 15, 16 һәм 17 мартта узачак. Бу уңайдан республикада сайлаучыларга мәгълүмат җиткерү эше башланды. Сайлау комиссияләре әгъзалары 17 февральдән 7 мартка кадәр халык белән аралаша. Алар, сайлаучыларның өйләренә барып, тавыш бирергә чакыра. Агитация булмаячак. Комиссия вәкилләре сайлау, участокларның адреслары, эш режимы, цифрлы сервислар турында сөйләячәк, сорауларга җавап бирәчәк. Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе Рәисе Андрей Кондратьев «ИнформУИК» проекты турында сөйләде.

– Андрей Станиславович, «ИнформУИК» проекты ни өчен кирәк?

– Мәгълүмати-агарту проекты бу. Беренчедән, без һәрбер кешене сайлауга чакырырга телибез. Икенчедән, тавыш бирүдә катнашу турында мөһим сорауларга җавап бирергә ниятлибез. Әйтик, сайлаучылар арасыннан кемнәрдер үзләренең сайлау участогы кайда урнашканны белмәскә мөмкин. Яисә кемдер тавыш бирү көннәрендә чираттагы ялга китәргә җыена ди. Аңа сайлауда ничек катнашырга? Мондый сорауларның һәркайсына төгәл җавап бар. Кыскасы, «ИнформУИК» проекты – безнең мәгълүмати-агарту эшебез һәм бөтен сайлау системасының бурычы ул. Кешеләргә сайлау турында гади генә, аңлаешлы һәм итагатьле итеп аңлату, аларны тавыш бирүгә чакыру бурычы. Безнең максат – Татарстанда яшәүче һәрбер кешегә Россия Президентын сайлау узачагы һәм анда катнашу мөмкинлекләре турында җиткерү.

– Димәк, сайлау комиссияләре әгъзалары Татарстанда яшәүчеләрнең фатирларына, йортларына барачак?

– Чыннан да, өйдән-өйгә йөреп, халыкка тиешле мәгълүматларны җиткерү дигән сүз бу. Әмма сайлау комиссияләре әгъзалары фатир яки йорт эченә үтмәячәк. Хәер, аларның болай иркенләп йөрергә вакыты да булмаячак. Татарстандагы барлык сайлаучыга алдагы сайлау турында сөйләп өлгерәсе бар бит! Республикада ел башына сайлаучыларның саны – 3 миллион чамасы кеше. Тавыш бирүгә кадәр бер айдан артыграк вакыт калып бара. Эшнең никадәр күп икәнен чамаларга була.

– Өйдән-өйгә йөрүчеләр ничегрәк эшләячәк?

– Проектка сайлау комиссияләренең 10 меңгә якын әгъзасы җәлеп ителгән. Нәкъ менә алар халык белән аралашачак. Барысы да – әзерлекле, укытылган кешеләр. Очрашулар бик эчтәлекле булырга, әдәпле һәм итагатьле төстә узарга тиеш. Әңгәмә вакыты – күп дигәндә 3–5 минут. Сайлау комиссияләре әгъзалары, иң элек, исәнләшеп, үзләре белән таныштырачак. Шуннан соң Россия Президентын сайлау турында сөйләячәк, сайлаучыга өстәмә мәгълүмат кирәкме-юкмы икәнен белү өчен сораулар бирәчәк.

– Ниндирәк сораулар?

– Мәсәлән, сайлаучы 15, 16, 17 мартта Россия Президентын сайлауда катнашырга җыенамы, әллә юкмы? Тавыш бирүнең 3 көн дәвам итәчәген, сайлау участогының адресын, эшләү вакытын беләме-юкмы икәнен аңлау өчен кирәк бу. Гаиләдә участок комиссиясенә бара алмый торган авырулар юкмы, өйгә килеп тавыш бирдерергә кирәкмиме? Сайлау комиссиясе әгъзаларының барлык сораулары сайлау турында эшлекле, файдалы әңгәмә коруга гына юнәлдерелгән. Алар сайлаучыдан бернинди шәхси мәгълүмат та, шәхси документ та сорамаячак.

  • Ә менә ишек төбендә нәкъ менә сайлау комиссиясе әгъзасы басып торуын ничек аңларга?

– Иң элек киемнәре буенча. «ИнформУИК» проектында катнашучы Россия Президентын сайлау логотибы сурәтләнгән ак япма киячәк, күкрәгендә – махсус значок, кулында халыкка тарату өчен материаллар булачак. Ул материалларда сайлау участокларының адреслары, телефоннары, кандидатлар турында мәгълүматлар урнаштырылган.

Моннан тыш сайлау комиссияләре әгъзаларының фамилиясе, исеме, атасының исеме күрсәтелгән бейджигы, сайлау комиссиясе әгъзасы таныклыгы (зәңгәр мөһерле) яки паспорты булачак. Сайлаучы соравы буенча алар документларын күрсәтәчәк. Шул ук вакытта алар сайлаучыдан үзләре белән сөйләшүне таләп итә алмый. Сайлауга чакырып, материалларын калдырып, матур гына китеп тә барачак.

– Сайлау комиссияләре әгъзаларына сораулар биреп булачакмы? «ИнформУИК» проектында мондый мөмкинлек каралганмы?

– Сайлау турында сораулар бирергә мөмкин генә түгел, кирәк тә! Әмма сайлау комиссияләре әгъзалары кандидатларга тавыш бирү өчен агитация эше алып бармаячак. Ә менә сайлауда катнашу турында сорауларга рәхәтләнеп җавап бирәчәк. Мәсәлән, бездә сайлау көнендә кешегә теркәлү урыны буенча гына түгел, бәлки кая барса – шунда тавыш бирү мөмкинлеге бирердәй «мобиль сайлаучы» механизмы эшләп килә. Бердәнбер шарт – алдан гариза тапшырып кую. Өйдән-өйгә йөрүчеләр моны ничек хәл итәргә икәнен сөйли алачак.

– Кунакларны кайчан көтәргә?

– Өйдән-өйгә йөрүчеләрнең килүе турында хәбәр йорт подъезды ишегенә ябыштырылган булачак. Проект 17 февральдән 7 мартка кадәр гамәлгә ашырыла. Алар эш көннәрендә 17.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькәчә, ял көннәрендә 10.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр йөреячәк.

– Гаять зур эш бит бу: 20 көн эчендә 10 мең кешегә сайлау турында сөйләргә өлгерәсе…

– Әйе. Сайлаучылар белән күзгә-күз карап эшләүнең республикада яшәүчеләрне мәгълүматлы итү генә түгел, бәлки аларны үзләренең төп конституцион хокукыннан – сайлау хокукыннан файдалануга этәргеч бирәсенә ышанабыз. Татарстанда яшәүче барча кешене 15, 16 һәм 17 мартта Россия Президентын сайлауга чакырам. Барлык сайлау участоклары иртәнге 8дән кичке 8гә кадәр эшләячәк. Үзегезгә уңайлы көнне, уңайлы тавыш бирү ысулын сайлап алыгыз да фикерегезне белдерегез!

 


Фикер өстәү