Владимир Путин Казанда “ТУ-160М” стратегик бомбардировщигын сынап карый

Татарстан башкаласы күгендә экскурсия яңа биеклеккә чыга.

Россия Президенты Владимир Путин Казан аэропортында “Ту-160М” бомбардировщигына утырган. Татарстан башкаласы күгендә экскурсия яңа биеклеккә чыга, дигән сүз.
Дәүләт башлыгы матбугат секретаре Дмитрий Песков әйтүенчә, хәрби очкыч 40 минут чамасы очачак. Кремль вәкиле сүзләренә караганда, Россия Президентының маршруты игълан ителми, чөнки хәрби сер булып тора.
Исегезгә төшерәбез: моңа кадәр Россия Президенты Владимир Путин Татарстанның Беренче Президенты Минтимер Шәймиев белән бик җылы күреште.


Фикер өстәү