Владимир Путин Казанда “ТУ-160М” бомбардировщигына очраклы гына утыруын белдергән

Россия Президенты Владимир Путинның Казанда тавыштан югары тизлектә очучы “ТУ-160М” стратегик бомбардировщигына утыруы планлаштырылмаган булган. Дәүләт башлыгы бу хакта Краснодар югары хәрби авиация училищесын тәмамлаган туташлар белән очрашу барышында сөйләп үткән.

“Соңгы очыш планлаштырылмаган иде. Министр: “ Сезгә очарга ярамый, чөнки бу машина кабул ителмәгән әле”, – дисә, сәнәгать вәкилләре: “Без аны тапшырмадык әле”, – дип кырт кисте. Әмма без предприятиегә килгәч, карагач, хәрби очкыч командиры: “Владимир Владимирович, без әзер. Ике сәгатьтән һавага күтәрелә алачакбыз. Сезгә дә тәкъдим итәм, диде”, – дип билгеләп үткән Владимир Путин. Президент командирның тәкъдиме белән килешкәнлеген, әмма эш графигының тыгыз булуы сәбәпле, очышның иртәгесе көнгә калдырылганлыгын әйткән.

Исегезгә төшерәбез: дәүләт башлыгы 22 февральдә модернизацияләнгән “Ту-160М” стратегик бомбардировщигында очты. Владимир Путин 30 минут очкан, 45 минут чамасы очышка әзерләнгән. Президент яңа хәрби очкычка Татарстанның Беренче Президенты Минтимер Шәймиев исемен бирергә тәкъдим иткән.


Фикер өстәү