Рөстәм Миңнеханов: «Безнең хатын-кызлар ышанычлы таяныч»

Бүгенге катлаулы заманда безнең хатын-кызлар махсус хәрби операция зонасында Россия иминлеген яклаучылар өчен ышанычлы таяныч булып тора. Бу хакта Татарстан  Рәисе Рөстәм Миңнеханов Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган тантаналы чарада белдерде.

«Сезне Халыкара хатын-кызлар көне белән чын күңелдән котлыйм! Бүген безнең белән залда тормышның төрле өлкәләрендә уңышлы эшләүче, фән һәм бизнес белән шөгыльләнүче, Ватан файдасына хезмәт итүче, кайберәүләр үз гомерләрен балаларны тәрбияләүгә багышлаган кешелекнең гүзәл яртысы вәкилләре бар. Һәрберегез үзенчә гаҗәеп. Сезнең битараф булмавыгыз һәм фидакарьлегегез чын күңелдән соклану һәм хөрмәт уята», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Рәисе билгеләп үткәнчә, кәеф-рухыбыз башлыча гаилә учагын саклаучыларга бәйле. «Чиктән тыш мөһим бу. Гаиләдә төп рухи кыйммәтләр, традицияләр, Ватанга мәхәббәт тәрбияләнә. Нәкъ менә шуңа да 2024 ел илебез Президенты тарафыннан Гаилә елы буларак игълан ителде», – диде республика башлыгы.

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда гаилә мәсьәләләренең һәрвакыт игътибар үзәгендә булып килүен искәртте. Гаиләнең абруен үстерү, шулай ук аналарга аерым ихтирам булдыру максатыннан, республикада “Ана даны” һәм “Ата-ана батырлыгы” республика медальләре гамәлгә куелды. Әлеге югары дәрәҗәдәге исемнәргә акчалата түләү күләмен арттыру турында указ имзаланды.

“Кадерле хатын-кызлар! Тагын бер кат бәйрәм белән сезне! Тормышыгыз игелеклелек һәм наз белән тулы булсын, гаиләләрегездә һәрвакыт мәхәббәт һәм иминлек хөкем сөрсен!” – дип өстәде Татарстан Рәисе.
Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов республика дәүләт бүләкләрен тапшырды. Тантаналы чарага мәгариф, мәдәният, медицина, сәнәгать, агросәнәгать комплексы вәкилләре, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларның якыннары чакырылган иде.

Фикер өстәү