1 апрельдән пенсия арта 7,5 процентка арта

1 апрельдән социаль пенсияләр күләме 7,5 процентка арта. Россия Хөкүмәте индексация күләмен пенсионерларның узган елда яшәү минимумы үсүдән чыгып билгеләгән. Бу хакта Министрлар Кабинетының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шулай ук махсус хәрби операция барышында инвалидка әйләнгән хәрбиләрнең, Бөек Ватан сугышында катнашучылар, радиацион яки техноген хәрәкәтләрдә зыян күрүчеләрнең дәүләт пенсиясе дә 1 апрельдән артачак.

Яңалык 4 миллионнан артыграк кешегә кагыла. Бу максатка бюджетта 37,5 миллиард сум чамасы күздә тотылган.


Фикер өстәү