Киләсе елдан 1967 елгы хатын-кызларга тупланма пенсияләр түләнә башлаячак

2022 елның 1 гыйнварыннан Иминият пенсияләре 5,9 процентка, 1 апрельдән социаль пенсияләр һәм дәүләт пенсия тәэминаты буенча пенсияләр 7,7 процентка индексацияләнәчәк, дип хәбәр иткән «Прайм» агентлыгына профессор Юлия Финогенова.

«Соңгы мәгълүматларга караганда, эшләмәүче пенсионерларның еллык уртача пенсия күләме 18 521 сум, ә социаль пенсияләр – 10 307 сум тәшкил итәчәк. 2022 елның 1 февраленнән шулай ук айлык акчалата түләүләр 5,8 процентка индексацияләнәчәк. Индексация күләме бер ел алдан фаразланган индексациядән 4,3 процентка югарырак булачак», – дип билгеләп үткән эксперт.

Аның сүзләренчә, 2022 елдан 1967 елда туган хатын-кызларга тупланма пенсияләр түләнә башлаячак. Уртача алганда, тупланма пенсия күләме — 2 613 сум. Шул ук вакытта түләү суммасы пенсиянең тупланма өлешенә, шулай ук алынган инвестиция кеременә бәйле булачак. Тупланма пенсиянең төгәл суммасын дәүләт хезмәтләре сервисы аша белеп була.


Фикер өстәү