Белгечләр: Коронавирус яралгы үлү куркынычын арттыра

SARS-CoV-2 соңгылыкта (плацентада) бик тиз үрчергә мөмкин, бу исә карындагы баланы вакытыннан алдан тудыру яки яралгы үлү куркынычын арттыра.

Моны булдырмас өчен, көмәнле хатыннарга прививка ясатырга кирәк. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Швейцария вирусология һәм иммунология институты тикшеренүчеләренә сылтама белән хәбәр итә.

Берн һәм Лозанна галимнәре коронавирус инфекциясенең соңгылык күзәнәкләренә зыян китерергә һәм анда үрчергә мөмкин икәнлеген ачыклаган.

«Соңгылыкта меңләгән вируслы кисәкчә барлыкка килергә мөмкин. Моннан тыш, без SARS-CoV-2 рецепторы экспрессиясенең соңгылыкта үзгәреп торуын һәр йөклелек өчен үзенчәлекле булуын искәрттек, бу вирусның кайчагында яралгыга күчү сәбәбен аңлата», — диде Берн шәһәренең тикшеренү төркеме җитәкчесе Марко Алвес.

Билгеләп үтелгәнчә, көмәнле хатыннарның коронавирус инфекциясе йоктыру куркынычы шул ук яшьтәге хатыннарга караганда 70 процентка югарырак. Баланы вакытыннан алданрак табу һәм яралгы үлү куркынычы исә вирус йоктырган очракта 2-3 тапкыр арта.

Моннан тыш, тикшеренү нәтиҗәләре көмәнле хатыннарга коронавируска каршы прививка ясату кирәклеген раслый. Әйтик, авырга узган берничә йөз мең хатын-кыз РНК-мессенджер ярдәмендә вакцина алган инде.

«РНК-мессенджер яралгыга үтеп керми, шул ук вакытта ананың организмы эшләп чыгарган антитәнчекләр плацентар киртәне үтеп чыга һәм баланы саклый», — дип искәртә авторлар.


Фикер өстәү